Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Сөлчә" җәмгыятендә тырмалар да складта гына саклана

Запас частькә ярар әле дип, Яңа Элмәле гаражына алып кайткан иске бер трактор да, Ходай язса, “Сөлчә” җәмгыяте иген кырларын иңләр. Моңа кадәр КамАЗ двигателе белән йөргән бу ХТЗга “яңа йөрәк” – ЯМЗ моторы куялар.

-Оста үзебездә бар бит, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаммәтов. – Владимир Гурьянов нинди эшне дә ахырына җиткерә торган, бик булдыклы механизатор.

-Сау гына булыйк, “аякка бастырам” моны, - ди башка трактор да йөртүче Владимир. – Эшләгәнгә алып торабыз. Былтыр бушлай 2 тоннадан күбрәк бөртек, үгез бозау, әле тагын хезмәт хакы да бирделәр. Ремонт өчен дә түләргә ышандыралар.

“Сөлчә” алдагы язгы кыр эшләренә җитди әзерләнә. Тракторлар, культиваторлар әзер дә, инде ике чәчкечне генә төзәтәсе калган. Тракторлар да ремонтлана.

Монда техника яңа димәссең, күбесе дистә еллар кулланылган “Беларус”лар, куәтле чит ил тракторлары юк. Булганының кадерен беләләр. Әнә тырмаларның тешләрен үткенләп куйганнар, тиешле үлчәмнәр буенча беркеткәннәр. Эшләрен бетереп, аерым бүлмәгә бикләп тә куйганнар. Кайбер хуҗалыкларда аларның “аяклануын” беләләр.

-Кырда тырма зур роль уйный, ул җирне тигезли, туфракны йомшарта, чүп үләннәрен дә бетерә, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, “Сөлчә”нең машина-трактор паркында узган районкүләм семинарда. – Чәчүгә кадәр, чәчкәннән соң да тырмалау яхшы уңыш формалаштыруга уңай йогынты ясый.

“Сөлчә” язгы кыр эшләренә 12 трактор, 5 йөк машинасы белән чыгачак, уңыш җыярга 4 бөртек, 2 азык җыю комбайннары бар.

Җәмгыятьнең чәчүлек орлыгы үзенә җитәрлек, калибрланган.  Чистарту агрегаты әзер, ә менә бөртек киптерү проблемалырак, дөрес, бу яктан да планнары бар. Сүз уңаеннан, монда былтыр, субсидия һәм үз акчаларына, кимендә 1000 тонна сыярлык бөртек саклау склады төзегәннәр. Ул бик зур, иркен, коры.

Семинарда чәчүлек орлык хәстәрләү, саклау, агулау, сортларны яңарту, үсемлекләрне иминиятләү хакында да сүз булды. Киңәшләшү ярый, әнә кайбер хуҗалыкларда, кыш җылы булгач, хәтта орлыклык бөртеккә дә бет ияләшкән икән. Ул катышкач, бөртекнең дымлылыгы да күтәрелә, сыйфаты да начарлана.

Семинарчылар Яңа Элмәледәге терлекчелек фермасында да булдылар. Монда буш урын юк диярлек, барында да мал асрыйлар. Сыерларны яңартырлык шлейф бар: таналар, бозаулар йөзләп. Азык проблемасын белмиләр, сенаж, силос, печән, салам запас белән тупланган.

“Сөлчә“дә 769 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 савым сыеры исәпләнә. Бүген көнгә  уртача 2 тонна ярым сөт саталар.

-Кышын төп керемебез шуннан инде, - ди Хәмзә Хаммәтов. – Сөтнең килосына 23 сум түлиләр. Узган ел өчен хезмәт хакы буенча бурычларыбыз калмады, инде гыйнвар ае өчен түләргә вакыт җитә, сөт акчасы күбрәк менә шуңа тотылачак.

Хәзер чыгымнар азрак, аны киметү өчен, монда фермада трактор эзе күрмәссең диярлек, барын да ат ярдәмендә эшлиләр. Бу төр хайваннар 23 баш ук. Алар яхшы тәрбиядә. Ферма мөдиренең елкылдап торган атын бик матур кошевкага җигәләр. Кызыгып утырып йөрерсең.

Былтыр да сыерларын кысыр калдырмаганнар, монда, яшереп торасы юк, ясалма орлыкландыруга бик ышанып бетмиләр, нәсел үгезләрен эшләтәләр. Алар булмаса, 248 баш бозау туар идеме икән?! Ветеринария таләпләре дә төгәл үтәлгән, эре һәм яшь малда, күз тидермик, чир-фәлән күзәтелми. Уколга, препаратларга, витаминнарга гына да 2019 елда 1 миллион 100 мең сум акча тотылган. Әлеге средстволар әрәм булмаган, алда язылганча, авырулар вакытында кисәтелгән.

Ферма тирәсендә проблема туып тора инде ул, әйтик, биредә дә юлларның начарлыгы теңкәгә тия. Корпуслар да туза бара.

Мондый семинар-киңәшмәләр тагын булачак. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин әйтүенчә, без кайбер иске алымнарны яңадан искә төшерергә, аларны актив кулланырга, мөмкинлекләрдән күбрәк файда алырга тырышырга тиешбез.

фото: автор

"Сөлчә"дә семинар булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев