Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе зона бәйгесенә барачак
Безнең районда

Чирмешәндәге "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе зона бәйгесенә барачак

“Каенкай” балалар бакчасы (Чирмешән) тәрбиячесе Екатерина Носова “Ел тәрбиячесе” республика бәйгесенең муниципаль турында җиңү яулады.

“Әкият” балалар бакчасының (Чирмешән) татар теле тәрбиячесе Алсу Сөләйманова икенче урында. Алар бәйгенең зона турында чыгыш ясаячаклар.  

Әлеге бәйгенең район турында барлыгы биш кеше катнашкан, дүртесе район үзәге бакчаларыннан, тагын берсе - Лашманнан.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев