Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешәндәге үзәк китапханәдә милли йолалар белән таныштылар

Туган тел нәкъ менә гаиләдә саклана. Әгәр гаиләдә ана телендә сөйләшмәсәләр, бала туган телендә җитәрлек мәгълүмат алмый. Ана баласы белән нинди телдә аралашса, бала өчен шул тел туган тел булып кабул ителә, чөнки ул дөньяга килгәннән башлап әнисенең сөйләгәнен ишетә. Ана сөте, ана тавышы белән, тел сабыйның күңеленә мәңгегә кереп кала. Шуңа күрә мин ана телен, беренче чиратта, гаиләдә саклау мөһим, дип саныйм, ә җәмгыять, белем һәм тәрбия бирү, мәдәни оешмалар аны ныгытырга гына тиеш.

Аннан соң, бала вакытта өйрәнгәннәр онытылиый. Моны үз мисалымда әйтә алам. Мин әби белән үстем (инде мәрхүмә), башлангыч классларда укыганда ул миңа догалар өйрәтте, рәхмәт. Гореф-гадәт, йолаларыбыз да аның үрнәгендә хәтергә кереп калды. Кайсы көнне, нинди дини бәйрәм икәнен Оркыя апам искә төшерә, мин аларны үтәп барырга, балаларыма да шуларны җиткерергә тырышам. Дини бәйрәмнәрдә гаиләдә бәйрәм рухы тудырабыз.

Бары ана телендә генә аралашабыз,  улыбыз русча аралашырга тели, тик без татарча сөйләшкәч ул да, әкренләп,  шуңа гадәтләнә.

Без Гөлшат Җамалтдинова белән үзәк китапханәдә “Халык уеннары” дип аталган түгәрәк оештырдык. Айга ике тапкыр Чирмешән лицееның 5 класс укучылары белән дәресләр уздырабыз. Биредә  районыбыздагы барлык милләт халыкларының да гореф-гадәтләрен, йолаларын, төрле бәйрәмнәрен, уеннарын өйрәтәбез. Өч дәрестән соң, йомгаклау формасында, балалар белән берәр милли бәйрәмне сәхнәләштерәбез, чара ахырында укучылар милли ризыклардан да авыз итәләр.

Көз көне, татар авылларында бүген дә киң таралган Каз өмәсе оештырдык. Укучылар әлеге милли йоланы үзләре уйнап күрсәтте. Шулай ук чуваш, рус, мордва халыкларының милли йолаларын, гореф-гадәтләрен өйрәтәбез, халык уеннарын уйныйбыз, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерәбез, башка милләт ризыкларыннан да авыз иттерәбез. Күп милләтле районда яшәгәч, без барлык милләт йолаларын белергә һәм хөрмәт итәргә тиеш.

Әлфинә Батыршина.

Чирмешән авылы.

фото: cheremshan.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X