23 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары һава шартлары бозылу хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәчәк. (Казан, 23 март, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 24 мартта республика территориясендә һава торышы бозылу турында кисәтә. «24 мартта төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә, көньяк-көнбатыштан искән җилнең...
-
Чирмешән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә
Синоптиклар фаразы буенча якын көннәрдә һава температурасы күтәрелә, җылыта башлый. Язгы кыр эшләренә дә вакыт азаеп бара. Чирмешән механизаторлары басуга чыгарга әзерме икән? -Тулаем алганда, бүген районның җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрендәге 155 тракторның 126сы төзекләндерелгән, -ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Радик Назыйров. - "БИО-АГРО", "ИЛЬХАН", "ӘККӘРӘЙ"...
-
Район инвалидлар җәмгыяте грант откан
Район инвалидлар җәмгыятенең "Шатлык остаханәсе" ("Мастерская радости") проекты Рус Православие Чиркәве яклавында узган "Доброволец- 2018" кече грантлар бәйгесендә җиңү яулаган һәм 119 мең сумлык грант откан. Бәйгедә барлыгы 525 проект катнашкан, 112се җиңүче булып танылган. -Әлеге акчаны без тегү цехына материал алып, дини йортларның заказларын үтәргә ниятләп торабыз, - ди...
-
24 март көнне Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтә
24 март көнне район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада - Нәүрүзбикә сыйлары, театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәм кызыклы уеннар. Яшьләр мәйданындагы чара 12 сәгатьтә башлана. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән...
-
Чирмешән лицее укучылары – Камал театрында еш кунак
Быелгы 8 Март бәйрәмен без, Чирмешән лицее укучылары әниләребез белән бергә (43 кешелек төркем), бик үзенчәлекле һәм күңелле итеп, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карадык. Әлегә хәтле бу кадәрле истәлекле бәйрәм булганы юк иде дисәм дә, ялгыш булмас. Әлеге спектакль -...
-
Чирмешән ветеранын район газетасына яздырганнар
Район мәгариф бүлеге ветеран укытучы Анна Чупахинага бүләк ясаган - 2018 елның икенче яртысына район газетасына яздырган. Ялгыз гомер итүче өлкән кешегә бу көтелмәгән бүләк булган, ул аларга бик рәхмәтле. 85 яшен тутырган Анна Александровна 35 ел Чирмешән урта мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Гомерен телгә мәхәббәт...
-
Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк урын һәм аның милекчесе билгеләнгән
Бу хакта Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин республика парламентында белдерде. (Казан, 22 март, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Татарстан Хөкүмәте рәисе Алексей Песошин Казанда чүп яндыру заводы төзеләчәк, дип белдерде. Бүген ТР Премьер-министры республика парламентының 36нчы утырышында Татарстанның узган елда башкарма хакимият органнары эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш турында доклад ясады. Депутат Илшат Әминов...