Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Чирмешән лицее укучылары – Камал театрында еш кунак

Быелгы 8 Март бәйрәмен без, Чирмешән лицее укучылары әниләребез белән бергә (43 кешелек төркем), бик үзенчәлекле һәм күңелле итеп, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карадык. Әлегә хәтле бу кадәрле истәлекле бәйрәм булганы юк иде дисәм дә, ялгыш булмас. Әлеге спектакль -...

Быелгы 8 Март бәйрәмен без, Чирмешән лицее укучылары әниләребез белән бергә (43 кешелек төркем), бик үзенчәлекле һәм күңелле итеп, Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" спектаклен карадык. Әлегә хәтле бу кадәрле истәлекле бәйрәм булганы юк иде дисәм дә, ялгыш булмас.

Әлеге спектакль - театрның бу сезондагы премьераларының берсе. Кызыклы да, кызганыч та! Ул актерлар уены, ул музыка, ул декорация - барысы да күңелләрнең түренә үтеп кереп, йөрәкләрне айкый. Ихластан бер-берсен өзелеп яратучы Миркәй белән Айсылуның бәхетсез язмышын, фаҗигасен күреп, күзләрдән яшь ирекездән ага да ага... Бөтен залның елаганын ишетеп-тоеп утыру күңелдәге хисләр өермәсен тагы да дөрләтеп кенә җибәрә... Ике сәгать ярымга якын вакыт бер мизгел кебек кенә үтеп китте. Спектакль тәмамлангач та тамашачылар китәргә ашыкмады, зал тулы халык басып, озак итеп актерларны алкышлады. Ә без исә яраткан актерларыбызга чәчәк бүләк итәргә дип, күзләрдәге яшьләребезне сөртә-сөртә, сәхнәгә ашыктык. Менә ичмасам, бәйрәм дисәң дә бәйрәм бу!

Ә безгә мондый бәйрәмне оештыручы - татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Миләүшә Вагыйзовна Котбиева. Ул җаны-тәне белән Камал театрына гашыйк кеше. Мөгаен, аның карамаган спектакле дә калмагандыр. Яраткан укытучыбыз безне дә шушы театрга гашыйк итте. Шуңа күрә без театр тарихы, анда эшләүче актерлар труппасы, аларның иҗаты, биографиясе белән таныш, театрдагы һәр яңа проект турында апабыздан белеп торабыз. Ул һәр уку елында берничә мәртәбә үзе укыткан укучылар, аларның әниләре өчен камалга сәяхәтләр оештыра. Ял, бәйрәм көне булуга карамастан, үзенең вакытын кызганмыйча, барлык оештыру эшләрен үз өстенә алып, безне инде үзе күрергә өлгергән, һичшиксез яхшы булуына инанган спектакльләргә алып барып, ял иттереп кайта. Ә без исә, театрга бару көне билгеле булуга, минутларны санап көтә башлыйбыз. Мәсәлән, без караган спектакльләрнең кайберләре: И. Зәйниевнең "Мәхәббәт FM", "Көтәм сине", М.Фәйзинең "Галиябану", Т.Миңнуллинның "Җанкисәккәем", "Гөргөри кияүләре", инде менә исемлеккә Н.Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу"ы да өстәлде. Кайсын гына алсаң да, кабат-кабат карыйсы килә торган, тирән мәгънәле, көлдерә дә, елата да, уйландыра да торган спектакльләр. Тагын кызыгы шунда - һәр баруыбызда Миләүшә Вагыйзовнаның элекке укучылары - студентлармы ул, Казанда яшәп калучылармы, кем дә булса театрда очрамыйча, апабызны килеп кочаклап, рәхмәт әйтмичә калмый. Аларны да Галиәскәр Камал исемендәге татар дәүләт академия театры дип аталган "сихри дөньяга" беренче тапкыр кайчандыр безнең укытучыбыз алып килгән икән...

Театрдан кайтуыбызга әле санаулы көннәр генә үтте, алган тәэсирләрдән һаман да арынып булмый. Ә инде тәнәфесләрдә татар теле кабинетына керсәң: "Тагын барыйк әле, апа,"- дип, Камал театры афишасын өйрәнүчеләргә юлыгасың...

Безне шулай әледән-әле спектакльләргә йөртеп торган Миләүшә Вагыйзовнага инде үзләрен театрның даими тамашачысы итеп тоючы укучылары һәм әниләребезнең барысы исеменнән дә бик зур рәхмәт! Сезгә исәнлек-саулык телибез. Кабат Камалга баруларны көтеп калабыз.

Укучыларыгыз исеменнән Алия Хожаева,

Чирмешән лицее.

Миляүшә Котбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined укучылары еш кунак Камал театрында Безгә язалар Чирмешән лицее