Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

24 март көнне Чирмешәндә Нәүрүз бәйрәме үтә

24 март көнне район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узачак. Программада - Нәүрүзбикә сыйлары, театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәм кызыклы уеннар. Яшьләр мәйданындагы чара 12 сәгатьтә башлана. Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән...

24 март көнне район үзәгендә Нәүрүз бәйрәме узачак.

Программада - Нәүрүзбикә сыйлары, театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәм кызыклы уеннар. Яшьләр мәйданындагы чара 12 сәгатьтә башлана.


Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча "яңа көн" (нәү - яңа, рүз - көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга - 21-22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.

Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә.

Нәүрүз көннәрендә ( ул атна - ун көнгә сузылган) йорттан - йортка кереп "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8-10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан - йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар.

Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар.

Арадан иң чибәр, уңган кызны Нәүрүз итеп сайланган. Җыелган халык нәүрүз җырлаган, бәет әйткән. Нәүрүз көнне кешеләр күңелендә гел игелек кенә булырга тиеш. Ул изгелек булып аның үзенә үк кайтачак. Яңа елны ничек каршыласаң, елың шулай үтәр дип уйлау күбрәк шатлану, башкаларга куаныч өләшү теләген уяткан. Кеше үз өстендәге бурычлардан да котылырга тырышкан.

фото редакция архивыннан

http://belem.ru/node/2511

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X