Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән ветеранын район газетасына яздырганнар

Район мәгариф бүлеге ветеран укытучы Анна Чупахинага бүләк ясаган - 2018 елның икенче яртысына район газетасына яздырган. Ялгыз гомер итүче өлкән кешегә бу көтелмәгән бүләк булган, ул аларга бик рәхмәтле. 85 яшен тутырган Анна Александровна 35 ел Чирмешән урта мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Гомерен телгә мәхәббәт...

Район мәгариф бүлеге ветеран укытучы Анна Чупахинага бүләк ясаган - 2018 елның икенче яртысына район газетасына яздырган. Ялгыз гомер итүче өлкән кешегә бу көтелмәгән бүләк булган, ул аларга бик рәхмәтле.


85 яшен тутырган Анна Александровна 35 ел Чирмешән урта мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбиятыннан белем биргән. Гомерен телгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган укытучы бүген инде ялгызы гомер кичерә. Шулай да ул дөнья хәлләреннән хәбәрдар, район, республика яңалыклары белән матбугат басмалары аша танышып бара.

-Мин хәреф таный башлаганнан бирле район газетасын укыйм, әле әтинең "По ленинскому пути" газетасын алдырганы да хәтердә. Бүгенге "Наш Черемшан" газетасын ул еллардагысы белән чагыштыру урынсыз да булыр иде, ул нык үзгәрде, матурайды, - ди пенсионер укытучы. - Газетасыз калуны күз алдына да китерә алмыйм, үзем урамга чыгып йөри алмагач, барлык яңалыкларны "Наш Черемшан"нан укып беләм. Матбугат басмаларына язылу кампаниясе башлануны хат ташучыбыз Елена Федорова искә төшерә, пенсия таратканда квитанция дә тутырып китә. Әле бу елның икенче яртысына район газетасына подписка оформить итәргә өлгермәгән идем. Мине онытмаулары өчен зур рәхмәт.

Ветеран укытучының күзләре бик яхшы күрмәсә дә, газетадан җир кешеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары турында язылган материалларны аеруча яратып укый, 90-95-100 яшьлек юбилярлар хакындагы мәкаләләр дә ошый аңа. Ул аларны өлкән буынга хөрмәт, дип саный. Билгеле, һөнәре буенча балалар белән бәйле кеше мәктәп, мәгариф тормышы турында да күбрәк укырга тели.

Флера Рахимзянова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән ветеранын район газетасына яздырганнар