22 декабрь 2017 яңалыклары
-
Бер атна гына калды
Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" газеталарына язылу өчен тагын бер атна гына вакыт калды. Район газетасына 2900 данә заказ карточкасы тутырылган да. 2018нче елның беренче яртысында алдыру өчен, сез "Безнең Чирмешән"гә - "Наш Черемшан"га язылырга онытмадыгызмы? Кадыйр Гомәров фотосы
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе: «Күлмәгеңә синең тән җылың, тәмле исең һәм тамашачыларың мәхәббәте сеңгән»
Хәния Фәрхинең арабыздан вакытсыз китеп баруы безгә - тамашачыларына бик авыр булды. Ә якыннарына бу кайгыны кичерү ничек булганын бер Ходай гына белә. Фирүзә Ибәтуллина - Хәния Фәрхинең бердәнбер сеңлесе. Тәтешледә яши, өч бала анасы. Ул да, апасы кебек матур тавышлы, районда узган барлык чараларны алып бараучы. Ул язган хикәя,...
-
Чирмешәндәге балалар бакчалары янында җәнлекләр күбәйгән (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
-
Чирмешән районының “Ильхан“ сөтчелек комплексында сыерларны кукуруз бөртеге белән сыйлаячаклар
Югары Кәминкәдәге сөтчелек комплексында бүген тулаем көнлек сөт сатуны 4200 килограммга җиткергәннәр. Соңгы көннәрдә бу күрсәткеч аеруча нык үскән. - Савым сыерларына азыкны санап түгел, аппетитларына карата бирәбез, алларында гел нәрсәдер бар, хәтта төнлә дә улакларны тутырабыз, - ди әлеге - "Ильхан" комплексының вакытлыча идарәчесе Рәфис Гарифуллин. Әйе, ашаган, хәтта...
-
Иртәгә ТНВдан Чирмешәнне күрсәтәчәкләр
Шимбә көнне, 23 декабрьдә "Татарстан - Яңа гасыр" каналының "В центре внимания" телетапшыруы Чирмешән районына багышлана. 15 минутлык чыгарылышта райондагы яңа төзелешләр, "Ильхан" авыл хуҗалыгы җәмгыятендәге эшләр хакында сөйләячәкләр. Карарга онытмагыз! Тапшыру 19.00 сәгатьтә башлана. Кадрия Гамирова фотосы
-
Иске Элмәле авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган
Иске Элмәле авылындагы бер хуҗалыкта мунча янган. Ут өйгә янкорма итеп төзелгән мунчадан өй түбәсенә дә күчә һәм аңа зыян сала. Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан - бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның эче яна, "кызыл әтәч" өй түбәсенә үрмәли торган була.ъ -Янгын...
-
Чирмешәндәге йорт-интернатта яшәүче әби-бабайлар өчен эксурсия дә оештырдылар
Декабрь аенда узган инвалидлар декадасы кысаларында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында бик күп төрле чаралар оештырылды. Халыкара инвалидлар көне алдыннан йорт-интернатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова кунак булды, ул республиканың үсешенә лаеклы өлеш керткән өлкәннәребезгә рәхмәтен белдерде, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм телевизор бүләк итте. Йорт-интернатта яшәүчеләрне бәйрәм...
-
Кара Чишмә янында юл һәлакәте: бер кеше үлгән
Кичә, кичке 10нар тирәсендә Кара Чишмә авылы янындагы олы юлда авария булган. Ни кызганыч, бәхетсезлеккә тарыган бер машина йөртүче шунда ук җан бирә. Юл инспекторлары әйтүенчә, Нурлат ягыннан килүче SKODA FABIA автомашинасын йөртүчесе алдан баручы МАЗ автомашинасын узарга теләп, тыелган урында каршы як юлга чыга һәм каршыга килүче икенче МАЗ...
-
Әккәрәй һәм Ивашкино зиратларында ремонт булган
Быел Ивашкинодагы зиратта ремонт булган. Ачлык елларында 600ләп кеше җирләнгән туганнар каберлеген төзекләндерүгә "Шушмаойл" җәмгыяте акчалата булышкан. Әлеге эшләрне оештырып йөргән ветеран Федор Трофимов әйтүенчә, монда ремонт дәвам итәчәк. Зиратта коймалар буйлап сукмакка, байтак арада, брусчатка җәелде. -Киләсе Питрауга кадәр, средстволар таба алсак, ачлык елларында гомерләре өзелгәннәрнең - 885 якташыбызның...
-
Зур Чирмешән елгасы аша яңа күпердән йөриләр
Чирмешәндә Зур Чирмешән елгасы аша салынган күпердән йөри башладылар. Әлеге, Береговая һәм Заречная урамнары арасындагы бик кирәкле җәяүлеләр басма-күпере үзсалым акчаларына төзелде. Ул тимер конструкцияләрдән һәм агачтан эшләнгән, тирәсенә яктырткычлар да куелган. Автор фотолары