22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәр Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире кагылмый. Атна...
-
Иске Үтәмешнең "Атау" чишмәсе янында коймаклар "чыжлады" (+ФОТО)
Иске Үтәмеш үзәгендәге "Атау" чишмәсе көязләнеп, матурланып, кунаклар "җыеп алды". Авыл халкы аның янында әүвәл өмәләр ясап, аннан самавыр чәе кайнатып, коймаклар пешереп сыйланган. -"Ямашнефть" осталары 2010нчы елда чишмә тирәсен төзекләндергәннәр иде. Шуннан соң алар аны ел да карап тордылар. Быел да килеп, чишмәнең тирә-ягын матурларга булыштылар, үзебез дә өмәләр...
-
Чирмешәнлеләр Ана капиталын өлешләп тә файдалана алалар
Ана капиталы программасы тугыз ел эшләү дәверендә районда 1162 кешегә шушы капиталга сертификат бирелгән. 2009нчы елда аңа 137, ә 2014 елда нибары 103 гаилә ия булган. Башка елларны уртача 120, агымдагы елның узган чорында 51 сертификат биргәннәр. Бүген Ана капиталының күләме - 453 мең 26 сум. -Әлегә кадәр Ана капиталын...
-
Чирмешән механизаторы сабанчылар ярышында
Югары Кәминкә авылындагы "Илхан" җәмгыятенең 23 яшьлек тракторчысы Рәдиф Минегулов Лениногорск районында узучы бәйгедә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. -Кичә механизаторлар үзләренә бүлеп биргән участокларны МТЗ-1221 тракторы белән сукалап күрсәттеләр. Аларның тракторда йөрү осталыгы да тикшерелде. Рәдиф әлегә яхшы "бара", чирек финалга узды. Көчлеләр ярышны дәвам итә әле. Нәтиҗәләр бүген билгеле булачак,...
-
Чирмешән районы хәбәрләре
Ут белән шаяручыларга - штраф Быел район үзәгендәге янгын часте хезмәткәрләрен, "пожар" дип, 10 тапкыр ялганлап чакырганнар. Соңгысында, "кызыл машиналар" Светлогорскига кадәр үк бушка барып кайта. Ульяновкадан да бер машинаны кузгатырга туры килә. Закон буенча, янгын турында ялган хәбәр бирүчеләргә 1000-1500 сум штраф җәзасы каралган. Бүләккә - УАЗ Урманчыларның һөнәри...
-
Чирмешәнлеләр күбрәк эчә башлаган
Узган сигез айда район кибетләре 10,5 мең декалитр аракы саткан. Инде яхшымы, начармы, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, бу 22 процентка күбрәк (республика буенча - 2 процентка). Бүген районда 63 сәүдә ноктасы алкоголь продукциясе сата, аларның моңа рөхсәт лицензиясе бар. Җан башына бүлгәндә, иң күп аракыны Бәркәтә кибетләрендә, Күтәмәдә, Чирмешәндә...