22 февраль 2018 яңалыклары
-
Чирмешән егете Нариманны Президент та яхшы белә
Кадетлар мәктәп-интернатында белем алган булачак офицер җае чыккан саен үз мәктәбенә булышырга тырыша Рөстәм Миңнеханов белән ул беренче тапкыр очраклы рәвештә күрешкән. Чираттагы ялына кайткан чагы туры килә. Чирмешәндәге яшьләр ял итү үзәге өчен яңа бина ачылуы хакында ишеттерәләр. Республика җитәкчесе гел килми, тәвәкәлләп, Нариман аңа үзен күптән борчыган мәсьәлә...
-
Ташларга ашыкмагыз - файдасы бар
Сабынны беркайчан да бетканче кулланмыйбыз, шулай бит. Гел бәләкәй генә кисәге кала. Менә шуларны җыеп (балаларныкы я кер сабыны булса, яхшырак) барыгыз. Аларны әрәм итмичә өр яңа сабын эшләп була: катысын да, сыегын да. Каты сабын Кирәк әйберләр: сабын кисәкләре, пычак, кайнатылган җылы су (сабын кисәкләрен каплап торырлык күләмдә), калак,...
-
Бәйрәм ялларында -29 градус салкын көтелә
Татарстанда 23 февральнең төнендә - -25 градус салкын, 24 февральнең төнендә -29 градус салкын булуы ихтимал, дип фаразлый республика метеорологлары. Ватанны саклаучылар көнендә суытачак: төнлә һава температурасы -17 градустан алып -22 градуска кадәр булачак, -25 градусны да тәшкил итәргә мөмкин. 24 февральдә төнлә һәм иртән томан көтелә. Температура -18 градустан...
-
Чирмешәндә узган җыенда сораулар күп булмады
Район үзәгендә ел саен дистәләп объектта төзелеш-ремонт эшләре башкарыла, юллар шомартыла, яңа йортлар калка. Тормыш бит, яңа проблемалар да туып тора. Җирлектә Чирмешәндә үткән халык җыенында алар хакында, быел монда яңа спорт залы, ә Казанкада яңа мәктәп файдалануга тапшырылачагы турында да әйттеләр. Түбән Чегодайда, ниһаять, мәдәният йортын үзгәртеп коралар. Халыкны...
-
Казанда Җиңү Паркында веноклар һәм чәчәкләр куйдылар
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узган чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов хәрби хәрәкәтләр ветераннары, ТР Ветераннар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бу тантаналы чарада Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илфат Шәйдуллин җитәкчелегендә район делегациясе дә катнашты. Районыбыз вәкилләре...
-
Чирмешәндә халык җыены үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Марат Гомәров фотолары
-
Казанда һәм Чирмешәндә Кызыл Армиянең 100 еллыгына багышлаган митинглар үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Кадрия Гамирова фотолары
-
Министр Чирмешәндә мәгариф учреждениеләре белән танышты
Чирмешәнгә отчет утырышына килгәч, республиканың Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов кайбер мәгариф учреждениеләрендә дә булды. -Рафис Тимерханович кадетлар мәктәп -интернатында уку кабинетларын карап чыкты, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова. - Мәктәп - интернат директоры министрга автобус сорап мөрәҗәгать итте. Ул әлеге мәсьләне тикшерергә һәм хәл итәргә...
-
Чирмешәндә балыкчылар ярыша
24 февральдә Чирмешәндә балык тоту буенча спорт ярышлары уза. Бәйге Зур Чирмешән елгасында, Май-сыр заводы янындагы "Чишмәкәй" ("Родничок") чишмәсе янында иртәнге сәгать 9да башлана. Теркәлү өчен бераз иртәрәк - 8 сәгать 30 минутта килергә кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә. Фото автора
-
Иске Котыш авылында яшәүче Федора Кудряшовага бүген 102 яшь тулды
Дөрес, Федора Гавриловнаның яшәү буенча теркәлү урыны Түбән Камада, 100 яшьлек юбилеен да шунда билгеләп үткәннәр. Якташыбыз Октябрь революциясенә кадәр, 1916нчы елны Девичья Поляна авылында дөньяга килгән. Сугыштан соң фронтовик Григорий Кудряшовка тормышка чыга. Алар бергә озак яшәмиләр, сугыштан инвалид булып кайткан ире, 1949нчы елны вафат булган. Федора Гавриловна 33...
-
2017 елда Татарстан авылларында модульле 53 кибет төзелде
Авылларны кибетләр белән тәэмин итү буенча республика программасы узган елдан тормышка ашырыла башлады. (Казан, 22 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). 2017 елдан Татарстанда модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. Программаны финанслауга 83,9 миллион сум юнәлтелде. 2017 елда бу акчаларга...