Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егете Нариманны Президент та яхшы белә

Кадетлар мәктәп-интернатында белем алган булачак офицер җае чыккан саен үз мәктәбенә булышырга тырыша Рөстәм Миңнеханов белән ул беренче тапкыр очраклы рәвештә күрешкән. Чираттагы ялына кайткан чагы туры килә. Чирмешәндәге яшьләр ял итү үзәге өчен яңа бина ачылуы хакында ишеттерәләр. Республика җитәкчесе гел килми, тәвәкәлләп, Нариман аңа үзен күптән борчыган мәсьәлә...

Кадетлар мәктәп-интернатында белем алган булачак офицер

җае чыккан саен үз мәктәбенә булышырга тырыша

Рөстәм Миңнеханов белән ул беренче тапкыр очраклы рәвештә күрешкән. Чираттагы ялына кайткан чагы туры килә. Чирмешәндәге яшьләр ял итү үзәге өчен яңа бина ачылуы хакында ишеттерәләр.

Республика җитәкчесе гел килми, тәвәкәлләп, Нариман аңа үзен күптән борчыган мәсьәлә хакында мөрәҗәгать итәргә карар кыла. Һәм ялгышмый.

Миңнеханов ыспай, төз гәүдәле хәрби курсантка бинаны карап йөргәндә үзе игътибар итә. Нариманның район үзәгендәге кадетлар мәктәп-интернатын ремонтлауда ярдәм соравына шунда ук уңай җавап бирә:

-Проблема булмас, булышырбыз! - ди.

Аннан соң Нариман Сваровский Мәскәүгә дә "җим сала", аннан белешеп, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән очрашу турында килешә. Мәскәүдә күрешкәч, курсант егет аңа да Чирмешәндәге мәктәп-интернат язмышы турында сөйләп биргән.

Рязань югары һава-десант командалык училищесында белем алучы якташыбыз, барын да кузгатып, шулай итеп үзе укыган Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатындагы зур ремонт-төзелеш башлануга этәргеч бирде. Санаулы вакыт эчендә биредә барысы да: кабинетлар, заллар, ишек һәм тәрәзәләр, түбә яңа төс алды, җылылык, электр, су челтәрләре алмаштырылды. Интернаттагы үзгәртеп коруны да кушкач, тулаем бу эшләргә 52 миллион сум акча тотылды. Сваровский тапкан акчалар. Биналарны былтыр көз бәйрәм ясап кабат ачтылар. Анда иң элек Нариман тырышлыгы белән бик күп кунаклар, хәтта ике хәрби генерал да катнашты.

Әле моның белән генә бетмәде, интернатка, кабинетларга өр-яңа җиһазлар китереп урнаштырганнар. Җәмгысы 3 миллион 800 мең сумлык.

Монда да булачак офицер Сваровский үз сүзен үткәрә алды. Россия Федерациясе Икътисад һәм сәүдә министры урынбасары Гөлназ Кадырова белән элемтәгә чыгу уңай нәтиҗә биргән, спонсор дисәк тә ярыйдыр, Яшел Үзән суднолар төзү заводы тиешле заказны тиз һәм сыйфатлы үтәгән.

Нариман кадетлар мәктәбенә иң әүвәл, моннан ике ел элек, 40 мең сумлык уку кирәк-яраклары, спорт инвентаре җибәрттерә. Ул чакта аңа училище начальнигы үзе булышкан.

Ашханә, спортзал да булачак

Нариманда идея туып кына тора, былтыр тагын бер эшкә тотынмый булдыра алмады, анысы да мәктәп-интернат белән бәйле. Бу уку йортына заманча спортзал һәм аерым ашханә кирәк. Беренче санлы мәктәптә алар һаман өйдәш сыман: уртак спортзал һәм ашханә ике уку йортына кечкенә, уңайсыз. Тик әлеге проблеманы ничек хәл итәргә, кемгә барырга?! Нариманга монда да бәхет елмая, җай туа - аны Мәскәүгә, "Мәскәү-Татарстан күпере" исемле Мәскәү яшьләр форумына чакыралар. Бирегә Татарстан Президенты да килә. Тик аңа якын барырга мөмкин түгел диярлек, сорау бирү дә кыен. Әрсезлеген эшкә җигеп, курсант якташыбыз тәки Миңнехановка соравын җиткерә. Кыска гына фикер алышкач, республика җитәкчесе янә өмет чаткылары уята:

- Мәсьәләне өйрәнербез, хәл итәрбез! - ди.

Бу сөйләшүдән соң Казаннан, хөкүмәт җитәкчелегеннән Нариман Сваровскийга, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга да шатлыклы хәбәр килеп ирешә: Президент кушуы буенча Чирмешәндәге кадетлар мәктәп-интернатына ашханәле, спортзаллы янкорма төзергә карар чыгарганнар. Бу максатларга бюджеттан 72 миллион сум акча биреләчәк. Төзелешкә проект-смета документлары эшләнгән, аңа экспертиза үткәрелгән, озакламый төзүчеләр бинаның нигезен дә казый башлаячак. Димәк, көзгә таба район үзәгендә тагын бер объектта ал лента кисәрбез.

-Болар турында без еллар буе хыялландык. Кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек, тик проблеманы чишә алмадык, - ди мәктәп-интернат директоры Рафаэль Сөләйманов. - Нариман исә бу яктан эш калдырмады. Аңа зур рәхмәт. Татарстанда, беләсезме, кадетлар интернат-мәктәпләреннән бездәге сыман шәп интернат берсендә дә юк.

Әйе, элегрәк һөнәри училище каршында гына оешкан кадетлар мәктәбен, укучылар азлыктан, ябарга да фәрман килә. Ярый әле ул чактагы район җитәкчелеге вакытында ашыгыч чаралар күрә, мәктәпне иркенрәк, уңайлырак урынга күчерәләр. Бүген биредә республикадагы һәм Самара өлкәсендәге тирә-күрше районнардан 126 егет-һәм кыз белем ала. Укып бетергәннәрдән дистәгә якын егет хәрби училищеларда укырга кергән. Нәтиҗә бар дигән сүз.

Генераллар шундыйлардан үсә

Генерал да булырга хыялланучы Нариман Сваровскийлар әнисенең туган авылы Иске Үтәмешкә моннан 8 ел элек Себердән күченеп кайталар, шунда төпләнәләр.

-Чирмешән, Татарстан минем өчен кече Ватаным кебек. Иске Үтәмештә әнием, туганнар гомер итә, - ди Нариман. Аларны гел сагынып кайтам. Әтием генә авырудан вафат булды. Шөкер, аның теләген тормышка ашырам - хәрби юлны сайладым. Үзем дә, билгеле, яшьтән үк десантчы булырга хыялландым. Армиягә барып чыныктым. Өлкән абыем Тимур да хәрби кеше - армиядә контракт буенча хезмәт итә, анда моннан чакырылды.

Нариманның әнисе Гөлсирә Нәҗип кызы улы өчен бик шат, Нариман аңа беркайчан да авырлык тудырмаган. 71 яшьлек Гөлсирә Сваровская Иске Үтәмешкә кабат кайтуына һич үкенми, мал-туар, хәтта сыер асрарга да иренми. 71 яшендә булса да, җиңел машинасында кирәк җиренә барып кайта.

Быел, май аенда, Нариман, хәрби училищены тәмамлап, диплом алачак. Инде серне ачсам да ярыйдыр, десантчы-группа командиры - персонал белән идарә итүче булачак якташыбызның бу шатлыгын уртаклашырга Чирмешәннән Рязаньга зур делегация җибәрмәкчеләр. Анда бару өчен транспорт проблемасы юк - мәктәпкә яңа автобус кайта. Аның үз тарихы.

Мәктәп-интернат кадетлары ел дәвамында әллә кайларга чыгып китәләр, тик ярышларга, җыелышларга, экскурсияләргә җыена башласаң гел транспорт мәсьәләсенә килеп төртеләсең. Нариман да бу хакта яхшы белә. Мәскәүдә, Кремльдә узган бер чарада ул, ни булса шул булыр дип, Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать итә һәм ялгышмый - якын көннәрдә Чирмешәнгә, кадетлар мәктәп-интернатына министр ярдәме белән өр-яңа махсус автобус кайтачак. Ул Чаллыда җыелган, әзер. Ышанычлы, двигателе Германиядә үк эшләнгән заманча автобус.

Нариман Сваровский зур бәйгедә дә сынала. Мәртәбәле, яңа буын җитәкчеләр өчен ачык бәйге. "Россия лидеры" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналында катнашучыларны 18-50 яшьлек 200 мең дәгъвачы арасыннан сайлап алганнар. Төрле этаплар аша узганнар. Губернаторлар, мэрлар, идарә итүдә зур тәҗрибәле җитәкчеләр һәм белгечләр. Ярымфиналга Рязань өлкәсеннән нибары 4 кеше узган, 24 яшьлек Сваровский - шулардан берсе.

Финал этабында 300 генә катнашучы көч сынашып, җиңүчеләр Россия Президентының кадрлар резервын үстерү программасы составына кертеләчәк икән. Әлеге федераль конкурста җиңүчеләр 1 миллион сум күләмендә грантка да ия була.

Нариман белән Яңа елга кергәндә, аның чираттагы ялы вакытында Чирмешәндә күрештек. Район үзәгенә килүенең сәбәбе - район башлыгына чакыртканнар. Баксаң, зал тулы кеше катнашында аңа, Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбенә даими булышуы, район яшьләрен патриотик тәрбияләүдә актив катнашуы өчен, район башлыгының Мактау грамотасын тапшырырга ниятләгәннәр. Якташыбызга бу көнне җылы сүзләр күп әйтелде. Алай гынамы, Нариман Анатольевич Сваровский хәзер зур кеше - аны район башлыгының яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләү буенча ярдәмчесе иттеләр, шуны раслаучы таныклык бирделәр. Гомумән, ул район җитәкчесе белән даими элемтәдә, идеяләрен иң әүвәл аңа җиткерә. Район хәрби комиссариатында да Нариманга ишекләр гел ачык.

Ул Рязаньда да актив җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Мәктәпләрдә еш була, укучыларны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Моннан тыш үзе яраткан спорт төре - грек-рим көрәше буенча ярышлар оештыра. Катнашучыларны үзе барлый, иганәчеләрне үзе таба.

Менә шундый, тынгысыз, амбицияле, максатчан, сүзендә торучы, патриот, районыбызны да танытучы, данлаучы кеше инде ул. Барын да ихлас эшли. Генераллар, командирлар нәкъ шундыйлардан үсә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев