21 август 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндәге парк-скверда чәчәкле бәйрәм узды
Ивашкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район үзәгендә үткән "Чәчәкләр бәйрәме"нә сәйлән (бисер) белән чигеп, нинди генә агачлар ясамаганнар. Гомумән, районның мәдәният йортлары коллективлары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркны бу көнне чәчәкләргә күмде дисәң дә артык түгел. Кул эшләнмәләре, пешергән ризыклары, хәтта җырлары, нәфис сүзләре дә чәчәкләр, табигать турында иде...
-
Бәркәтә кибетендә аракыны тиешсез вакытта сатканнар
Райондагы сәүдә нокталарыннан узган җиде айда җан башына 6,3 литр алкоголь продукциясе (узган елда - 6,5) реализацияләнгән. Былтыр исерткечләр, шулай ук җан башына бүлгәндә, иң күбе Бәркәтәдә сатылса, быел анда әлеге саннар кимегән. Белгечләр моны бу якларда яңа нефть объектлары төзелешләре азаю белән бәйли. Ел башыннан иң күп алкоголь продукциясен...
-
Чирмешәндәге элеккеге мунча кибет итеп үзгәртеп корыла
Район үзәгендәге Техническая урамындагы җәмәгать мунчасы кибеткә әйләнә. Озак еллар буш торган бу бинаның бер өлешен сүтеп, зурайтып, матурлап, монда янәшәдәге сәүдә үзәге күченәчәк. Төзүчеләр эшкә кереште дә.
-
Чирмешәндәге музейга агач чана китергәннәр
Чирмешәндәге туган як тарихы музее тагын бер экспонатка баеды - бирегә агач чана китерделәр. Табаннары имәннән, башка урыннары нарат һәм карамадан ясалган әлеге, кечкенә, нык чананы Чирмешәндә яшәүче хезмәт ветераны Фазыйл Садриев Чистай базарында сатып алган. -Яшь вакытларның истәлеге кебек, ул бездә егерме елга якын сакланды, - ди Фазыйл Гата...
-
Югалган кешене водолазлар белән эзләделәр
Чирмешәндә инде бер атна элек үк югалган пенсионер әбине эзлиләр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар да җәлеп иткәннәр, тик югалучы һаман табылмаган. Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек Раиса Николаевна Кабанова 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбинең хәтере начар. Аның өстендә...
-
Иске Кадида яшәүче хатын-кызның банк картасыннан мошенниклар 57 мең сум акча урлаганнар
01 19 августта Чирмешән янгынчылары Лагерка авылында янган өйне сүндерергә барганнар. 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренчә, ут өйнең түбәсен һәм веранданы юкка чыгарган. Ут чыгуның сәбәпләре ачыклана. Ә инде язганыбызча, үткән атна башында Керкәледә мунча янган иде. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенә үткән атнада 41 хәбәр кергән, өч җинаять эше кузгатылган....