Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге парк-скверда чәчәкле бәйрәм узды

Ивашкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район үзәгендә үткән "Чәчәкләр бәйрәме"нә сәйлән (бисер) белән чигеп, нинди генә агачлар ясамаганнар. Гомумән, районның мәдәният йортлары коллективлары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркны бу көнне чәчәкләргә күмде дисәң дә артык түгел. Кул эшләнмәләре, пешергән ризыклары, хәтта җырлары, нәфис сүзләре дә чәчәкләр, табигать турында иде...

Ивашкино авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре район үзәгендә үткән "Чәчәкләр бәйрәме"нә сәйлән (бисер) белән чигеп, нинди генә агачлар ясамаганнар.

Гомумән, районның мәдәният йортлары коллективлары өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркны бу көнне чәчәкләргә күмде дисәң дә артык түгел. Кул эшләнмәләре, пешергән ризыклары, хәтта җырлары, нәфис сүзләре дә чәчәкләр, табигать турында иде аларның.

Әккәрәйлеләр күргәзмәләрен әкият геройлары белән бәйләгән, туймәтләр камыр ризыкларына оста икән, Мордва Афонькәсе артистлары яшелчәләрдән, кисеп-кисеп, ниләр генә кыландырмаган: кабак эченә курчакка кадәр "яшергәннәр".

-Боларны бергә ясасак та, идеясе - җыештыручы Татьяна Семкичеваныкы, - ди Мордва Афонькәсе мәдәният йорты директоры Наталья Семкичева.

Урманастыүтәмешлеләр теләгән кешегә матур чәчәк үсентеләре дә сатты, югарыкәминкәлеләр кул эшләре буенча шунда ук мастер-класс оештырып җибәргән. Кыскасы, һәрбер мәдәният йорты хезмәткәрләре тамашачыны җәлеп итәрлек ни дә булса уйлап тапкан, һәрберсе үзенчә тырышкан. Шулай да жюри шулар арасыннан иң-иңнәрне ачыклады. "Иң матур өстәл бизәлеше " номинациясендә ивашкинолылар, "Иң оригинал букет"та - шешминкалылар җиңүче, "Чәчәктән иң матур эшләпә" - Казанка кызларында, "Чәчәктән келәм" номинациясендә сосновкалылар өстенлеккә ия, "Чәчәкләр турында иң матур җыр" - Бәркәтәдән, "Иң матур венок" - лашманнарныкы.

"Чәчәкләр бәйрәме"нең җиңүчесе итеп Урманасты Үтәмеш мәдәният йорты коллективы танылды, югарыкәминкәлеләр - икенче, югарычегодайлылар өченче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чәчәкле бәйрәм узды