21 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Чирмешәндә волейболчылар район башлыгы призы өчен көрәшә
20 январьда Чирмешәндә муниципаль район башлыгы призына волейбол буенча ярышлар старт алды. Район үзәге оешмаларыннан кайбер командалар бер-берсен тәүге уеннарда сынап карады да инде. Физкультура - савыктыру комплексы спорт залында уйнаган район электрчылары, ике очрашу үткәреп, "Татнефтедор" һәм "Татавтодор" юлчыларын 2:0 исәбе белән буйсындырдылар. Прокуратура, суд, суд приставларының җыелма командасы...
-
Чирмешән районы үзешчәннәре концертларга әзерләнә
Январь, февраль, март айлары дәвамында авыл җирлекләренең үзешчән коллективлары башка авыл җирлегендә дә концерт программасы белән чыгыш ясаячак. Әйтик, 23нче январь көнне Ульяновкада - Яңа Элмәле, Югары Кәминкәдә - Түбән Кәминкә, Лашманда - Иске Кади үзешчәннәре сәхнә осталыгын күрсәтәчәк. 24нче январьда җиде авыл җирлегендә концертлар үтәргә тиеш. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
Туймәттән өч бертуган армия хезмәтен изге бурыч дип саныйлар
Туймәт авылында яшәүче Халидә һәм Ислам Сәхаповларның ике өлкән уллары армиядә хезмәт итеп кайтканнар, декабрь аенда алар инде төпчек малайларын озатканнар. Иң өлкәне - Илсур хәрби хезмәткә югары белем алгач кына, 2009 нчы елны бара. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган яшь белгеч 2 нче июль көнне дипломлы була, ә инде икенче...
-
Кармыштан Фәтхетдиновлар ун сыер асрыйлар
2014 ел дәвамында Чирмешән авыл җирлегендә яшәүче 224 кеше шәхси ярдәмче хуҗалыгын үстерү өчен 58 миллион 487 мең 700 сум кредит акчасы алган. Шуның хисабына сыерлар саны гына да 19га арткан. Бу авыл җирлегендәге хуҗалыкларның 10 проценты 2014 елда шундый мөмкинлектән файдаланган. Лашман авыл җирлегендәге 640 йортның 52се үткән ел...
-
Кече Чегодай егете радио ачкан
Кече Чегодайда үсеп, хәзер Яр Чаллы политехника колледжында белем алучы Александр Плотников белән танышуыбыз заманча - интернет челтәре аша булды. Александр - "Черемшан - Онлайн" ачык страницасының оештыручысы һәм администраторы. Үзара хезмәттәшлек итәргә - үз битендә - страницасында сылтама белән "Безнең Чирмешән" район газетасы сайты хәбәрләрен һәм рекламасын бирергә ул...
-
Мәктәпләрнең түбәләрен җыялар
Әмир һәм Девичья Поляна авылларында башлангыч мәктәпләр биналарын төзү дәвам итә. Әмирдә төзелүче бинаның түбәсен җыялар. -Тагын бер бригада бүлмәара стеналарны күтәрә,- ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.- Якын-тирәдәге электр баганаларын да күчерделәр, бина эченә өлешчә электр чыбыкларын да суздылар. Девичья Полянада түбә ябу һәм идәннәр җәю өчен җитәрлек...