Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 27 сентябрь 2017 яңалыклары

    • 27 сентябрь 2017 - 16:00
      Кармыш кызы Гөлназ Гатина “Татар кызы – 2017” бәйгесендә җиңеп, халыкара ярышка әзерләнә
      Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты уздырган "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесендә Татарстанны Кармыш авылы кызы Гөлназ Гатина тәкъдим итәчәк. Казан (Идел буе) федераль идарә, икътисад һәм финанс университетының икенче курс студенты Гөлназ республиканың зона турларында җиңеп чыккан унбер татар кызы арасыннан сайлап алынган. Якташыбыз белән шул хакта әңгәмә кордык....
      841
      0
      0
    • 27 сентябрь 2017 - 13:00
      Бүген Чирмешән районы тәрбиячеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
      Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә. Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза. Районда мәктәпкәчә белем бирүче 27 оешмада 759 бала тәрбияләнә. 19 балалар бакчасы, җиде мәктәптәге мәктәпкәчә төркем һәм бер башлангыч...
      576
      0
      0
    • 27 сентябрь 2017 - 11:00
      Балалар сәнгать мәктәбе каршындагы ярминкәгә рәхим итегез
      29 сентябрь көнне балалар сәнгать мәктәбе каршында ярминкә була. Аны Өлкәннәр көненә багышлап, районның инвалидлар җәмгыяте оештыра. -Ярминкәдә теләсә кем катнаша алачак, - ди җәмгыять рәисе Мәдинә Талипова. - Монда кул эшләнмәләре, көзге уңыш, кышка әзерләгән кайнатмалар, салатлар белән дә сәүдә итергә мөмкин булачак. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызны әлеге чарага чакырам....
      590
      0
      0
    • 27 сентябрь 2017 - 07:00
      Чирмешән юбилярларына Президент котлавын ирештерделәр
      Әккәрәйдә яшәүче Анна Митрофанова шушы көннәрдә генә 90 яшен тутыруына карамастан, әле һаман да өй эшләрен үзе башкара, хәтта ипи дә сала. Алай гына да түгел, авылдашларын күз тиюдән өшкерә, авырулардан үзенчә дәвалый. -Сугыш һәм сугыш арты елларында бер телем икмәк өчен эшләдек, - дип искә ала Анна Афанасьевна. -...
      808
      0
      0
    • 27 сентябрь 2017 - 05:30
      Чирмешән балаларына юл йөрү кагыйдәләрен спектакль күрсәтеп өйрәттеләр
      Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы кысаларында балалар сәнгать мәктәбендә узган театральләштерелгән тамашаны малайлар, кызлар кызыксынып карадылар. Казаннан килгән "Клоксон" театры куйган "Алтын балык һәм күңелле компания" спектакле барышында район үзәгендәге балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныфларда белем алучыларны юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. -Менә шундый уен формасында балалар теләсә кайсы кагыйдәләрне,...
      856
      0
      0
    • 27 сентябрь 2017 - 04:31
      ТӨРКИЯ КУРОРТЫНДА КАЗАН ТУРИСТЛАРЫНА ҺӨҖҮМ ИТКӘННӘР
      Төркия курортында - Сиде шәһәрендә Казан туристларына һөҗүм иткәннәр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». 24 сентябрь төнендә Казан һәм Екатеринбургтан килгән яшьләр диңгезгә юл тота. Кунакханәне бераз узгач, туристларга рус кызлары белән аралашучы 5 төректән торган төркем очрый. Россия яшьләре аларга сәлам бирергә тели, әмма төрекләр, туристлар кызларны алып китә...
      677
      0
      0
    Реклама