Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 9 июнь 2017 яңалыклары

    • 9 июнь 2017 - 12:30
      Бәркәтәдә Сабан туе үтте
      Балаларны халыкара яклау көнендә Бәркәтәдә үзенә күрә бер кече Сабан туе ясадылар. Уеннары да шул: капчык киеп узышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү... Көрәш кенә юк. Малайлар, кызлар Илһам абыйлары һәм Миләүшә апалары Мусиннар оештырган уеннардан бүләкләр дә отты. Иң ахырдан, чирәм өстенә утырып, балалар урамда пешерелгән карабодай боткасы ашап сыйланганнар.
      581
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 12:02
      Чирмешән районы башлыгы хезмәт ветеранын “Безнең Чирмешән“гә яздырды
      Киләсе ярты елда Таисия Николаевна Миронова да район газетасын даими укыячак. Чирмешәндә яшәүче ветеранга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин шундый бүләк ясады. -Элек "Безнең Чирмешән" газетасын гел яратып укыдым, - ди Горький якларында торф чыгарган, озак еллар терлекчелектә дә эшләгән якташыбыз. -Минем бит телевизорым юк, күп яңалыкларны моннан байтак еллар элек...
      576
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 11:01
      Чирмешән районы укучылары тәмәкене конфетка алмаштырырга тәкъдим итәләр
      Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында наркоманияне кисәтү турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә мәгариф бүлеге дә һәм район үзәк больницасы да конкрет эшләр башкара. Агымдагы елда район үзәк больницасының наркология кабинетында спиртлы эчемлекләргә хирыс 6 яшүсмер исәпкә куелган. Былтыр да шундый балигъ булмаган 3 бала исәпкә...
      536
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 09:00
      Чирмешәндә ГТО фестиваленең республика этабы бара
      Бүген районыбызда ГТОчылар ярыша, хезмәткә һәм оборонага әзерлекләрен күрсәтәләр. Илкүләм җәйге фестивальнең республика этабына узган 13 район вәкилләре - 100дән артык мәктәп укучысы җиңел атлетика, йөзү, пневматик мылтыктан ату һәм башка спорт төрләрендә көч сынаша. Республиканың шәһәр һәм районнарыннан - Әлмәттән, Түбән Камадан, Яр Чаллыдан, Казаннан, Бөгелмәдән, Зәйдән, Азнакайдан, Сабадан,...
      597
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 08:30
      Чирмешән инспекторлары рейдка чыга
      10 июнь көнне район үзәгендә Гагарин урамы белән Дзержинский урамы киселешендә ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре иртәнге сәгать 9дан сәгатьтән 10га кадәр рейд үткәрәчәкләр. - Бу юлы "Тоннель" операциясенең төп максаты куркынычсызлык каешына "игътибар бирмәүче" машина йөртүчеләрне ачыклау, - ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Самат Хәйруллин.
      580
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 08:01
      Чирмешәндә яшәүче ир-ат җир астыннан акча тапкан һәм суд эскәмиясенә эләккән
      Чирмешәндә яшәүче 38 яшьлек ир-атка, әтисенең акчасын урлаган өчен штраф җәзасы биргәннәр. Урланган акча да аз түгел - 95 мең сум. Аларны пенсионер бабай банкага салып, агач астында аулак урынга күмеп куйган. Тик беркайда эшләмәүче Виктор Ивлев хәзинәне җир астыннан да табып ала һәм акчаларны үз кирәгенчә туздыра. Бу хәл...
      682
      0
      0
    • 9 июнь 2017 - 05:00
      Чирмешәндә июльдә туйлар гөрләячәк
      Май аенда район ЗАГС бүлегендә бары бер генә гаилә никахларын теркәгән, ә ел башыннан районда 25 яшь гаилә барлыкка килгән, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 6га кимрәк. Июнь аенда тагын 9 гаилә никахларын теркәргә җыена.Ә менә июльдә туйларның "пигы" булыр ахры, район ЗАГС бүлегенә бу айда гаилә корырга...
      607
      0
      0
    Реклама