Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 25 апрель 2016 яңалыклары

    • 25 апрель 2016 - 16:01
      Иртәгә Чирмешәндә Тукай бәйрәме узачак
      Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлап, район мәдәният йортында иртәгә, 26 апрельдә шигърият бәйрәме узачак. Әдәби - музыкаль кичәдә, район үзешчәннәре чыгышыннан соң, 2015нче ел йомгаклары буенча Утыз Имәни исемендәге район премиясе ияләрен тәбрикләү дә планлаштырыла. Бәйрәм сәгать 11дә башлана.
      764
      0
      0
    • 25 апрель 2016 - 15:54
      “Мәрхәмәтлелек автобусы” Югары Кәминкәдә тукталган
      Югары Кәминкәдә намаздан чыккан авыл бабайларын яшьләр, коймак пешереп, кайнар чәй ясап көтеп торганнар. Мәчет ишегалдында ук оештырылган "Мәрхәмәтлелек бизи кешене" дигән бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре әүвәл әнә шулай, табын көйләп башлаганнар. -Аннан без шәфкатьлелек, изге эшләр турында сөйләштек. Концерт номерлары, бабайлар вәгазе дә шул хакта иде: ярдәмчел бул, өлкәннәрне хөрмәт...
      702
      0
      0
    • 25 апрель 2016 - 10:53
      Чирмешән район смотрында меңнән артык үзешчән катнашты
      "Туган як җәүһәрләре" халык иҗатының район бәйге - фестиваленең Гран - приена Утыз Имән авыл мәдәният йорты (директоры - Рушания Әминова) лаек булды. Дүрт айга сузылган фестивальда меңнән артык чирмешәнле, 60ка якын учреждение һәм оешма катнашты, барлыгы 497 концерт номеры тәкъдим ителде. Гала - концертка килүчеләр ике турдан сайлап алынган...
      630
      0
      0
    • 25 апрель 2016 - 10:41
      Утыз Имән егете Фәнил Мортазин өченче контракт төзегән
      Утыз Имән авылыннан Фәнил Мортазин инде унынча ел хәрби киемнән - контракт буенча хезмәт итә. Өченче килешүне ул биш елга төзегән. Фәнил чираттагы ялга кайткан. Бу юлы туган авылында 57 көн булачак. Якташыбыз 1998-2000нче елларда Ленинград хәрби округында Ватан алдындагы бурычын үти. Аннан соң 7 ел төрле шәһәрләрдә эшләп карый,...
      807
      0
      0
    • 25 апрель 2016 - 06:33
      Чирмешәнлеләр полициягә пистолет һәм мылтык тапшырганнар
      01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Ульяновка авылы янгынчылары янган чүп-чарны сүндерергә барганнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частенда 18нән 25 апрельгә кадәр 42 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Чумачка авылы янында "Арзамас" акционерлык җәмгыятенең "КамАЗ" машинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлаганнар. Урманасты...
      740
      0
      0
    • 25 апрель 2016 - 05:31
      Чирмешән ярминкәсендә килосын 12 сумнан бәрәңге саттылар
      Чирмешәндә узган атна ярминкәсендә бәрәңге сатучылар күп иде. Бер килосын 12-15 сумга тәкъдим иттеләр. -Орлыкка дип, без дә бәрәңге алдык,- ди Лашманнан Әсхәт Харисов. - Ярминкәгә еш киләбез, нәрсә дә булса алабыз. Бу юлы да дуңгыз балалары (берсен 2500-3000 сумга), бозаулар (бер айлыгын 12 меңгә, зурраклары, билгеле, кыйммәтрәк), бер тәүлеклек...
      774
      0
      0
    Реклама