Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәнлеләр полициягә пистолет һәм мылтык тапшырганнар

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Ульяновка авылы янгынчылары янган чүп-чарны сүндерергә барганнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды. 02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частенда 18нән 25 апрельгә кадәр 42 гариза һәм хәбәр теркәлгән. Чумачка авылы янында "Арзамас" акционерлык җәмгыятенең "КамАЗ" машинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлаганнар. Урманасты...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары булмаган. Ульяновка авылы янгынчылары янган чүп-чарны сүндерергә барганнар. Хәбәр 135нче янгын часте диспетчерлыгыннан алынды.

02 Чирмешән полиция бүлекчәсенең кизү частенда 18нән 25 апрельгә кадәр 42 гариза һәм хәбәр теркәлгән.
Чумачка авылы янында "Арзамас" акционерлык җәмгыятенең "КамАЗ" машинасыннан билгесез кешеләр ике аккумулятор урлаганнар.
Урманасты Үтәмештән ерак түгел умарталыктагы өйдән (хуҗасы - Лениногорск кешесе) ишекләрне, тәрәзә рамнарын, такталарны алып чыкканнар. Тикшерү бара.
Чирмешәннән ике кеше полициягә корал тапшырган (берсе - травматик пистолет, икенчесе ау мылтыгы). Коралны теркәү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен Светлогорскидан берәүдән ау мылтыгын алырга туры килгән.
ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган 109, участок инспекторлары җәмәгать тәртибен бозган 15, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән 9 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.
03 Үткән атнада ашыгыч медицина ярдәменә тәүлеккә 20гә якын чакырту кергән. "Аларның күпчелеге - хроник авырулардан булды, ике кеше талпан тешләү сәбәпле мөрәҗәгать итте, көнкүрештә җәрәхәт алучыларга да ярдәм күрсәттек", дип хәбәрләде фельдшер Римма Андреева.
04 Газ хезмәте слесарьлары үткән атнада 34 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы полиция янгын часте