Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

“Мәрхәмәтлелек автобусы” Югары Кәминкәдә тукталган

Югары Кәминкәдә намаздан чыккан авыл бабайларын яшьләр, коймак пешереп, кайнар чәй ясап көтеп торганнар. Мәчет ишегалдында ук оештырылган "Мәрхәмәтлелек бизи кешене" дигән бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре әүвәл әнә шулай, табын көйләп башлаганнар. -Аннан без шәфкатьлелек, изге эшләр турында сөйләштек. Концерт номерлары, бабайлар вәгазе дә шул хакта иде: ярдәмчел бул, өлкәннәрне хөрмәт...

Югары Кәминкәдә намаздан чыккан авыл бабайларын яшьләр, коймак пешереп, кайнар чәй ясап көтеп торганнар. Мәчет ишегалдында ук оештырылган "Мәрхәмәтлелек бизи кешене" дигән бәйрәмне мәдәният хезмәткәрләре әүвәл әнә шулай, табын көйләп башлаганнар.

-Аннан без шәфкатьлелек, изге эшләр турында сөйләштек. Концерт номерлары, бабайлар вәгазе дә шул хакта иде: ярдәмчел бул, өлкәннәрне хөрмәт ит, тәмле телеңне кызганма! Бәйрәм кунаклары "Игелек агачы"на язып үз теләкләрен дә калдырдылар. Бу көнне Тукаебызны да дога кылып искә алдык. Гөлсылу апа Гайнетдинова шагыйрь хакында үзе үк шигырь язган. Халык аны яратып тыңлады. Искитәрлек, олылар Тукайның хәтта без ишетмәгән әллә никадәр шигырьләрен яттан беләләр икән, - ди Югары Кәминкә мәдәният йорты җитәкчесе Лилия Хөснуллина.
Язгы игелекле эшләр атнасында Югары Кәминкә авылы мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Әминә әби Хәнәфиевага өй эшләрендә булышып кайтканнар. Авылдагы балалар бакчасында сабыйлар белән "мәрхәмәтлелек автобусы"нда сәяхәт тә - яхшылыкка өндәүче чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Югары Кәминкә Мәрхәмәтлелек автобусы

2
X