Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән район смотрында меңнән артык үзешчән катнашты

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗатының район бәйге - фестиваленең Гран - приена Утыз Имән авыл мәдәният йорты (директоры - Рушания Әминова) лаек булды. Дүрт айга сузылган фестивальда меңнән артык чирмешәнле, 60ка якын учреждение һәм оешма катнашты, барлыгы 497 концерт номеры тәкъдим ителде. Гала - концертка килүчеләр ике турдан сайлап алынган...

"Туган як җәүһәрләре" халык иҗатының район бәйге - фестиваленең Гран - приена Утыз Имән авыл мәдәният йорты (директоры - Рушания Әминова) лаек булды.

Дүрт айга сузылган фестивальда меңнән артык чирмешәнле, 60ка якын учреждение һәм оешма катнашты, барлыгы 497 концерт номеры тәкъдим ителде. Гала - концертка килүчеләр ике турдан сайлап алынган 123 иң яхшы номер күрә алдылар. Быелгы фестиваль Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иде.
Авыл мәдәният йортлары үзешчән сәнгать коллективлары арасында беренче урынны Бәркәтә мәдәният йорты (директоры - Сирин Шәйхетдинова) яулады. Иске Үтәмеш (директоры - Резеда Галиева) һәм Кармыш (Ильяс Мөбирдин) мәдәният йортлары икенче урынны бүлеште. Иске Элмәле (директоры - Вера Захарова) һәм Туймәт (Ралия Бәдретдинова) мәдәният йортлары өченче урында.
Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче дәрәҗә Диплом һәм кыйммәтле бүләк белән район үзәгенең "Әкият" балалар бакчасы (мөдире - Зөлфия Әхмәтҗанова) һәм Чирмешән җирлекара үзәк китапханәсе (директоры - Рузилә Минхәерова) бүләкләнде. Чирмешән лицее (директоры - Марат Могыйзов) һәм 1нче Чирмешән мәктәбе (директоры - Виктор Плотников) икенче һәм өченче урыннарда.
Иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне "Гаилә ансамбле", "Иң яхшы хор", "Вокал - соло", "Хореография", "Иң матур биюче", "Сәнгатьле сөйләм", "Вокаль ансамбле", "Иң яхшы фольклор коллектив", Конферанс", "Музыкаль бизәлеш һәм аккомпониатор", "Автор башкаручы" һәм "Авылда мәдәниятне үстерүгә өлеш керткәне өчен" номинацияләрендә бүләкләделәр. Ике көнгә сузылган гала - концертта барлыгы 833 кеше үз сәләтен күрсәтте.
Барлык җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы үзешчәннәр чыгышы Смотр конкурс