29 июль 2015 яңалыклары
-
Якты Тау Сабан туенда әтәч куганнар
Яктытаулылар быел да Кәлтә урманы янына, Ташлы елга буена Сабан туе мәйданына җыелдылар. Бәйрәмгә авылдашларын гына түгел, тирә-күрше авыллар халкын да чакырдылар. Сабан туе өчен һава торышы да бик яхшы булды, халык рәхәтләнеп бәйрәм итте. Иң күңелле ярышларның берсе, мөгаен, әтәч куу булгандыр. -Без бу уенны Аксубай районындагы Сабан туенда...
-
Чирмешәнлеләрне 15 мең сумлык субсидия кызыктырырмы?
Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы савым сыерларның баш санын, терлекчелек продукциясе җитештерүне арттыру, халыкны эш белән тәэмин итү һәм табыш алу максатыннан, 2015нче елда шәхси хуҗалыклары булган кешеләргә таналар сатып алу һәм сөт юнәлешендәге мини - фермалар төзүгә тоткан чыгымнарның бер өлешен каплау өчен субсидияләр бирәчәк. Субсидияләр...
-
Чирмешән районында спорт мәйданчыклары төзелә
Районның кызлар футбол командасы быел укучылар спартакиадасында республикада икенче урынга чыкты. Җыелма командада, нигездә, Ульяновка авылы кызлары уйный. Алар мини - футбол буенча да призлы - икенче урынга лаек булганнар иде. -Авылда спорт белән шөгыльләнергә барлык шартлар да тудырылган, - ди физкультура укытучысы, кызларның тренеры Андриан Тимирясов. - Узган елны...
-
Чирмешән мәчетендә уйныйлар да, укыйлар да
5 яшьтән 17 яшькә чаклы иллеләп малай һәм яшүсмер бу атнада Чирмешән мәчетендә оештырылган "Нур" мөселман лагерында ял итте. Биш көнлек программа кысаларында, балалар экскурсияләргә бару, төрле чараларда катнашудан тыш, дин нигезләрен дә өйрәнгәннәр. -Һәр көнне алар Коръәннән берәр сүрә ятладылар, ә аеруча тырышып шөгыльләнгән малайларны остазлар бүләкләр белән дә...
-
Ышанучан чирмешәнлеләр акчаларын үзләре бирәләр
Быел районда хәрәмләшү юлы белән, ягъни кешеләрне алдап акчаларын үзләштерүнең 8 очрагы теркәлгән. Боларның күпчелеге март-апрель айларында булган, соңгы айларда мондый очраклар теркәлмәгән. Яңа Элмәледән берәү 10 март көнне, кичке алтыларда, компьютер аша коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә экранда пароль сорап "тәрәзә ачыла", шул ук вакытта кәрәзле телефоны шалтырый. Бер ир...
-
Чирмешән укучылары “Пилигрим”ны карап кайтканнар
Билгеле булганча, 24 июльдән 9 августка кадәр Казан шәһәрендә Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты уза. Әлеге чемпионатның ачылу тантанасын, "Пилигрим" дип аталган шоу - программаны тугыз тапкыр күрсәтәчәкләр. 26 июль көнне аны карарга безнең районнан да 57 кешелек делегация, шул исәптә ятим, тәрбиягә алынган балалар, актив укучылар, спортчылар барган....