Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте

Ике һәлакәттә тугыз кеше үлгән

11нче январь көнне Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән. Фаҗига нәтиҗәсендә тулы бер гаиләдән өч яшьлек кызчык кына исән кала. Ә икенче көнне дүрт кешене һәлак иткән шундый авария дә, беренчесендәге кебек, автотранспорт ияләренең кагыйдәләрне бозып каршы як полосага чыгуы сәбәпле булган. Зур фаҗиганең тәүгесе шимбә көнгә...

11нче январь көнне Чистай районында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән. Фаҗига нәтиҗәсендә тулы бер гаиләдән өч яшьлек кызчык кына исән кала. Ә икенче көнне дүрт кешене һәлак иткән шундый авария дә, беренчесендәге кебек, автотранспорт ияләренең кагыйдәләрне бозып каршы як полосага чыгуы сәбәпле булган.


Зур фаҗиганең тәүгесе шимбә көнгә туры килә. Чистайның әйләнгеч юлыннан Казан уңаена баручы "Мерседес-Бенц" алдындагы ягулык ташу машинасын узу өчен "обгон"га чыга. Тик буран башланган вакытта аның йөртүчесе каршыга килүче "Форд Фокус"ны күрмичә кала һәм уңгарак алып, үзе узып баручы бензовозның янбызына ышкылып бәрелә. Шул сәбәпле каршы юлга аркылы баскан әлеге транспортка "Форд Фокус" килеп чәкәлә.

"Мерседес"ның йөртүчесе - Балык Бистәсе районыннан гаилә башлыгы, аның хатыны, аларның 10 яшьлек кызлары шунда ук һәлак була. Тагын 9 яшьлек һәм 5 яшьлек балалары больницага барганда җан бирәләр. Фаҗигадә алты кешедән бары тик 3 яшьлек кыз гына исән кала. Ул хәзер Чистай хастаханәсендә.

-Бу һәлакәт машина йөртүченең ваемсызлыгы - ышанып бетмичә "обгонга" чыгуы сәбәпле килеп чыккан. Бәлага таручыларның машинасында балаларны саклау җайланмасы да булмаган,- ди район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Самат Хәйруллин. -Катгый үтәлергә тиешле бу кагыйдәләр хакында күпме генә сөйләсәк тә, безнең районда да кайбер машина йөртүчеләр моңа әле дә колак салмыйлар. Югыйсә, аяныч хәлләргә күпме мисал бар.

Самат Хәйруллин әйтүенчә, январь аенда районыбызда ул-кызларын саклау җайланмаларсыз, яки махсус креслосыз йөрткән өчен алты машина йөртүчене җаваплылыкка - өчәр мең сум күләмендә штрафка тартканнар. Сигез транспорт иясенә карата куркынычсызлык каешын такмаган өчен беркетмә төзелгән. Ә биш машина йөртүче каршы як полосага чыгу кагыйдәләрен бозган. Андыйларга хәзер җәза - 5 мең сум күләмендә штраф, яки 4 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Ә инде бу кеше бер елда әлеге кагыйдәләрне икенче тапкыр бозып эләксә, ул 6 айга кадәр "права"сыннан колак кага.

Җәзаларны шулай кырыслатмыйча да булмыйдыр. Әнә 12 январь көнне ГАЗель белән идарә итүченең "обгон"га чыгуы аркасында Мәскәү -Уфа юлында тагы дүрт кеше - аңа каршыга килүче ВАЗ-2114нең йөртүчесе һәм 18, 22, 27 яшьлек пассажирлары һәлак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария