Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • 6 июнь 2013 яңалыклары

    • 6 июнь 2013 - 09:31
      Чирмешән артистлары да Универсиадага барачак
      Казанда Универсиада кунаклары каршында безнең артистлар 16 июль көнне чыгыш ясарга җыеналар. - Игенчеләр сарае каршында узачак концертта республикабызның башка район вәкилләре дә катнашачак,- ди мәдәният бүлеге начальнигы Илһам Галимов. - Ике мәйданчыкта: берсендә - бер сәгать ярымлык, икенчесендә ярты сәгатьлек концерт программасы күрсәтергә тиешбез. Башкалага 100дән артык үзешчән артист...
      667
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 09:21
      Бер мәктәптән – икешәр документ
      Быел Чирмешәндәге балалар сәнгать мәктәбен 51 укучы тәмамлады. Мәктәпнең 27 еллык тарихында бу - иң зур чыгарылыш. Белем йортын тәмамлаучыларга тантаналы бәйрәм оештырып, таныклыклар тапшырдылар. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында иң күбе-биючеләр: хореография бүлеген 26 егет һәм кыз тәмамлады. Аларның бер өлеше Лашман һәм Иске Кади мәктәпләрендә эшләүче хореография классларында укыган....
      1048
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 09:08
      Туйны озак көтәсе калмады
      Чирмешәндә ветераннар өчен төзелүче 16 квартиралы йортта бүген төзүчеләр бизәү эшләре белән дә шөгыльләнә. -Монда берничә бригада эшли, - ди Яңа Чишмәнең "Строй-сервис" җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Билданов. - Берәүләр квартираларда обойлар ябыштыру белән мәшгуль, башкалар су линияләрен, җылылык системасын монтажлыйлар. Шул ук вакытта территорияне дә төзекләндерәбез. Төзүчеләр яңа йортны июнь...
      748
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 07:20
      Балаларны махсус утыргычта йөртегез
      Балаларны махсус коляскалар-утыргычлардан башка транспорт чарасында йөрткән өчен машина йөртүчеләргә 1 июльдән 3 мең сум штраф салачаклар. Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан 15 майдан 15 июньгә кадәр "Игътибар: балалар!" акциясе уза. Машиналар юлыннан велосипедта йөргән балигъ булмаган (14 яшь тулмаган) 11 кешегә тәртип бозучы карточкасы да тутырылган, ә аларның...
      708
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 06:52
      Шүрәле яса – бүләк ал
      Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Инзилә Галимова (җитәкчесе - Елена Юрина) "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесендә икенче урынга лаек булган. Балаларның иҗат эшләренә багышланган халыкара "Сөйкемле Шүрәле" бәйгесе республикада дүртенче тапкыр үткәрелә икән. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары анда элек тә катнашып, призлы урыннар яулаганнар. Быелгы бәйгегә берничә эш тәкъдим ителсә дә, бәхет Инзилә...
      948
      0
      0
    • 6 июнь 2013 - 06:50
      Үзәктән узарга ярый
      Хәзер автомобиль белән даруханә, район мәдәният йорты, "Шатлык" кибете яныннан узып, район үзәгендәге Дзержинский урамына Титов урамы буйлап та чыгарга мөмкин. Биредә машиналар өчен хәрәкәт кабат ачылды. Җәяүлеләр исә юл аркылы асфальт өстенә төшерелгән "зебра"лар буенча чыга ала. Тиздән монда кисәтүче светофорлар да урнаштырырга ниятлиләр.
      699
      0
      0
    Реклама