20 июнь 2013 яңалыклары
-
Булганны тизрәк җыясы иде
"Лашман АГРО фирмасы" җәмгыятендә планлаган кадәр диярлек, 500 тонна яхшы сыйфатлы печән запаслары бар да. Күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнү ягында. Район буенча алганда, кичә алынган мәгълүматлар буенча, 3616 тонна, ягъни планлаганның 34 проценты күләмендә печән тупланган. Печән әзерләүдә "Сөлчә" хуҗалыгы да яхшы эшли, монда бу төр азык 510 тонна ук...
-
Яңарыш символы
Пасхадан соң илленче көндә христианнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Изге Троица көне билгеләп үтелә. Бу вакытта табигать тулысынча уянып бетә, яңа, тулы канлы тормыш башлана дип санала. Изге Троица көнендә чиркәүләрнең идәннәренә яңа чабылган үлән җәяләр, диварларны каен ботаклары белән бизиләр, руханиларның киемнәре дә яшел төстә була. Бу -...
-
Коръән китабында – солдат хаты
1943нче елда Уфа шәһәрендәге госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Хәбибулла Мингуловка Иске Үтәмешкә кайтып, ике атналап гаиләсе янында булырга насыйп була. Янә фронтка киткәч аңардан бер генә хат килә. Хәбәрсез югалган иренең шушы ядкәрен хатыны Миңлехәят дистә еллар, кадерләп, Коръән китабы эчендә саклаган. Киленнәре Рузалия апа редакциягә алып килгән хат гарәп...
-
Капкалар ачык
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре видеокамера белән районның кайбер мөһим объектларында булганнар. Аларның төп максаты - урыннардагы хезмәткәрләрнең уяулыгын һәм бинага үтеп керү режимының үтәлешен тикшерү. Кавказ милләте кешесенә охшаган ир-ат район үзәк больницасына һәм күпфункцияле "Кәрвансарай" сәүдә үзәкләренә, тоткарлыксыз үтеп кереп, пакет калдырып чыга, тик аңа...
-
Крепостьнең каланчасы да, капкасы да әзер
Чирмешән валына тракторлар керде. Шушы тарихи урынны ачык һавадагы музей итү максатында, биредә әүвәл тротуар җәячәкләр. Техникалар ярдәмендә аның нигезе әзерләнде. XVIIIнче гасыр чоры крепостена хас, монда урнаштырылачак экспонатларны - сакчы будкасын, каланчаны, зур капкаларны ... үзебездә, "Чирмешәнурман" учреждениесендә (җитәкчесе Альберт Шамилов) ясаганнар. Осталар валда куелачак кое бурасын бураган да....