Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Коръән китабында – солдат хаты

1943нче елда Уфа шәһәрендәге госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Хәбибулла Мингуловка Иске Үтәмешкә кайтып, ике атналап гаиләсе янында булырга насыйп була. Янә фронтка киткәч аңардан бер генә хат килә. Хәбәрсез югалган иренең шушы ядкәрен хатыны Миңлехәят дистә еллар, кадерләп, Коръән китабы эчендә саклаган. Киленнәре Рузалия апа редакциягә алып килгән хат гарәп...

1943нче елда Уфа шәһәрендәге госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, Хәбибулла Мингуловка Иске Үтәмешкә кайтып, ике атналап гаиләсе янында булырга насыйп була. Янә фронтка киткәч аңардан бер генә хат килә. Хәбәрсез югалган иренең шушы ядкәрен хатыны Миңлехәят дистә еллар, кадерләп, Коръән китабы эчендә саклаган.

Киленнәре Рузалия апа редакциягә алып килгән хат гарәп графикасы белән язылган. Заманында, күрәмсең, ул тиешле органнар тарафыннан укылган да: "Просмотрено военной цензурой 01736" дигән тамгасы бар.

Әле генә якыннары яныннан кабат аерылып киткән солдат, хатны сәламнәрдән, сагыну сүзләре белән башлый. Аннан соң болай дәвам иткән: "Аллага шөкер, пока исән калдым. Ун көн сугышта йөрдем, аркама бер бәләкәй осколкы керде, ну ләкин зарары юк. Төнлә пулеметчы иптәш ранный булды - хәзер Ширияздан белән бер пулеметта йөрибез. Бу хатны яздым ялга чыккач, хәзер ял итәбез 5-6 көн. Бу хат барып җиткәнче тагын сугышта булырбыз. Ходай хәерле кылсын, дошманны бик каты кауладык. Смоленскийдан 61 чакрымда ял итәбез... Хәер-догада булыгыз, Ходай ни язгандыр, бер дә белеп булмый дөнья хәлен. Сугыш бик каты..."

Иске Үтәмештән данлыклы комбайнчы Сәгыйт абый Мингуловның әтисе шуннан соң хәбәрсез югала.

- Госпитальдән кайткач, әтинең вещмешок асып ишектән кергәнен бик томанлы гына хәтерлим, бик кечкенә идем - ике яшьләр чамасы, - ди Сәгыйт абый. - Үсә төшкәч ул кайтыр дип озак көттек. Сугыштан исән кайткан абыйсы Сарыймнан: "Ә минем әти кайчан кайта?" - дип сорагач, "Кайтыр, улым, кайтыр"- дия иде. Ә үзенең күзләре яшьләнә иде.

Бәхеткә, әтисенең туганнары Нәфис, Шакир, Сарыйм фронттан исән кайталар. Ә менә бер энесе Гарифка туган нигезләрен күрү насыйп булмый. Мәрхүм Хәбибулланың хатыны исә ике баласы белән 30 яшендә тол кала...

1941нче елның 22нче июнь таңында башланган сугыш кеше язмышларын әнә шулай астын-өскә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 22нче июнь – сугыш коне