Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Булганны тизрәк җыясы иде

"Лашман АГРО фирмасы" җәмгыятендә планлаган кадәр диярлек, 500 тонна яхшы сыйфатлы печән запаслары бар да. Күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнү ягында. Район буенча алганда, кичә алынган мәгълүматлар буенча, 3616 тонна, ягъни планлаганның 34 проценты күләмендә печән тупланган. Печән әзерләүдә "Сөлчә" хуҗалыгы да яхшы эшли, монда бу төр азык 510 тонна ук...

"Лашман АГРО фирмасы" җәмгыятендә планлаган кадәр диярлек, 500 тонна яхшы сыйфатлы печән запаслары бар да. Күпьеллык үләннәрне чабу төгәлләнү ягында.

Район буенча алганда, кичә алынган мәгълүматлар буенча, 3616 тонна, ягъни планлаганның 34 проценты күләмендә печән тупланган.
Печән әзерләүдә "Сөлчә" хуҗалыгы да яхшы эшли, монда бу төр азык 510 тонна ук җыелган. "Чирмешән-АГРО" (385 тонна), "Кади" (310), "Туймәт" (438) шулай ук алдынгылар арасында.

Күренеп тора, быел да тулаем үләннәргә иркенләп үсәргә мөмкинлек юк - инде күптән яхшы яңгыр яумый, туфракта дым аз. Шуңа күрә булган азыкны тизрәк җыеп аласы иде. Әлегә күпъеллык үләннәрнең 3865 гектары, 48 проценты гына чабылган. "Алга"да, "Үтәмеш"тә, "Бәркәтә"дә чабасы мәйданнар шактый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән