Яңарыш символы
Пасхадан соң илленче көндә христианнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Изге Троица көне билгеләп үтелә. Бу вакытта табигать тулысынча уянып бетә, яңа, тулы канлы тормыш башлана дип санала. Изге Троица көнендә чиркәүләрнең идәннәренә яңа чабылган үлән җәяләр, диварларны каен ботаклары белән бизиләр, руханиларның киемнәре дә яшел төстә була. Бу -...
Пасхадан соң илленче көндә христианнарның иң зур бәйрәмнәреннән берсе - Изге Троица көне билгеләп үтелә.
Бу вакытта табигать тулысынча уянып бетә, яңа, тулы канлы тормыш башлана дип санала. Изге Троица көнендә чиркәүләрнең идәннәренә яңа чабылган үлән җәяләр, диварларны каен ботаклары белән бизиләр, руханиларның киемнәре дә яшел төстә була. Бу - яңарышны, яңа тормышның башлануын гәүдәләндерә. Бу көн чиркәүнең туган көне дип тә санала.
Соңгы вакытларда Изге Троица көнен элеккеге кебек киң бәйрәм итмиләр. Ә менә, Күтәмәдә, Ульяновка авыл җирлегенең Девичья Поляна авылында бу традиция әле дә саклана. Бирегә бик күп кунак кайта, өстәлләргә мул итеп тәм-том куела. Кешеләр, зиратка барып, вафат булган туганнарын, якыннарын искә алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев