Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Капкалар ачык

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре видеокамера белән районның кайбер мөһим объектларында булганнар. Аларның төп максаты - урыннардагы хезмәткәрләрнең уяулыгын һәм бинага үтеп керү режимының үтәлешен тикшерү. Кавказ милләте кешесенә охшаган ир-ат район үзәк больницасына һәм күпфункцияле "Кәрвансарай" сәүдә үзәкләренә, тоткарлыксыз үтеп кереп, пакет калдырып чыга, тик аңа...

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре видеокамера белән районның кайбер мөһим объектларында булганнар. Аларның төп максаты - урыннардагы хезмәткәрләрнең уяулыгын һәм бинага үтеп керү режимының үтәлешен тикшерү.

Кавказ милләте кешесенә охшаган ир-ат район үзәк больницасына һәм күпфункцияле "Кәрвансарай" сәүдә үзәкләренә, тоткарлыксыз үтеп кереп, пакет калдырып чыга, тик аңа игътибар итүче дә булмый. Икмәк кабул итү предприятиесенә, район электр элемтәсе узелына, "Чирмешән агрохезмәтләре"нә һәм аның Югары Кармалка, Бәркәтә бүлекчәләре гаражларына машина белән дә иркен үтеп керергә мөмкин, капкалар ачык, сак юк.

Ә менә район үзәгендәге балалар бакчаларына, "Юбилейный" Боз сараена "террористны" үткәрмәделәр. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеген һәм "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыятен башкаларга үрнәк итеп куярга була. Биредә видеокамералар, башка саклык чаралары да бар.

Террорчылыкка каршы комиссия членнары һәм утырышка чакырылган авыл җирлекләре башлыклары, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре уяулыкның җитмәвенә инандылар.

Террорчылыкка каршы ведомствоара район комиссиясенең чираттагы утырышында катнашучыларга күрсәтелгән видеоролик җитди сөйләшүгә этәргеч бирде.

Видеоматериалны караганнан соң, "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы Фаяс Минһаҗев район территориясендәге оператив хәлне анализлап ясаган чыгышында экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү буенча җитди җитешсезлекләр булуын ассызыклады. Кызганыч, райондагы күпчелек оешмаларда видеокамералар юк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә минераль ашламаларны саклауга да җитди карарга кирәклеген әйтеп үтте ул.
Комиссия утырышын террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе урынбасары Наил Сабиров алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Террорчылыкка каршы