19 май 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында үзизоляция чорында 103 кешене штрафка тартканнар
Үзизоляция режимын бозган өчен, 1 апрельдән 18 майга чаклы районда 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга штрафлар рәвешендә җәза бирелгән.
-
Татарстан егетләре Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып хәрби частьләргә китәчәк
Командаларны гаскәрләргә озату 21 майда старт ала.
-
Иске Элмәледән Александр Терентьев 15 немец солдатын әсир иткән
Сапер бер генә тапкыр ялгыша, диләр. Иске Элмәле авылыннан Александр Петрович Терентьев Бөек Ватан сугышы елларында һәр секунд саен тормышын куркыныч астына куеп, танкларга һәм пехотага каршы куелган меңәрләгән минаны зарарсызландырган. Аның “трофейлары” арасында шартламаган авиация бомбалары, снарядлар да була.
-
Чирмешән районы газетасы редакциясе коллективы Матбугат көнен билгеләп үтә
Бүген Татарстан журналистлары һәм полиграфистлары һөнәри бәйрәмнәрен – Матбугат көнен билгеләп үтә.
-
Быел талпан тешләгән 26 чирмешәнлегә ярдәм күрсәтелгән
Быел, апрель-май айларында талпаннан зыян күргән 26 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. 2019 ел дәвамында 63 кешене “урман бете” тешләгән.
-
Чирмешән районы хуҗалыкларында тиешле мәйданнарның 96 проценты чәчелде дә
Кичә 944 гектарда орлыклар җир куенына салынган, бу эшне тулаем 1600 гектарда гына башкарасы калган.