Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстан егетләре Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып хәрби частьләргә китәчәк

Командаларны гаскәрләргә озату 21 майда старт ала.

Безнең республика Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озатачак. Егетләрнең беренче партиясе хәрби частьләргә 21 майда кузгалачак, дип белдерде Татарстан хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы яза.

«Хәрби хезмәткә чакырылучылар республика җыелма пунктына 18 майда килә башлады. Хәрби командаларны гаскәрләргә озату 21 майда башланачак. Татарстан язгы чакырылышта Үзәк хәрби округта беренчеләрдән булып егетләрне хәрби частьләргә озата», - диде Погодин.

Ул билгеләп үткәнчә, язгы чакырылыш уңаеннан киң колачлы әзерлек эшләре үткәрелгән һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларның санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен бөтен шартлар да тудырылган.

Хәрби частьләргә килү белән барлык егетләрне дә ике атналык карантин көтә, бары тик шуннан соң гына алар яшь сугышчы курсын үтә башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстаннан хәрби хезмәткә 3 меңнән артык кеше озатылачагы хакында хәбәр иткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев