Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзизоляция чорында 103 кешене штрафка тартканнар

Үзизоляция режимын бозган өчен, 1 апрельдән 18 майга чаклы районда 103 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга штрафлар рәвешендә җәза бирелгән.

Май бәйрәмнәре вакытында гына да үзизоляция режимын бозган 38 гражданга карата беркетмә төзегәннәр.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле чикләүләргә карамастан, тиешле кагыйдәләрне барлык кеше дә үтәми. Югыйсә югары әзерлек режимын бозган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, саксызлык массакүләм авыру яки кешеләр агулануын,  шулай ук кеше үлеме китереп чыгарган очракта җинаять җаваплылыгы каралган, моның өчен максималь җәза – 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

Район прокуратурасы хакимият органнарының халыкның тормыш һәм сәламәтлелеген саклауга йөз тоткан чараларны аңлап кабул итәргә һәм җаваплы булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев