Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы газетасы редакциясе коллективы Матбугат көнен билгеләп үтә

Бүген Татарстан журналистлары һәм полиграфистлары һөнәри бәйрәмнәрен – Матбугат көнен билгеләп үтә.

Билгеле, соңгы вакыттагы вәзгыять белән бәйле, “Безнең Чирмешән” газетасы редакциясе коллективы да бәйрәмне тыйнак кына, эш урынында  үткәрә: газетаның чираттагы санын җыябыз, сайтта, социаль челтәрләрдә яңа язмалар, яңалыклар урнаштырабыз. Без район тарихын язабыз, мәгълүмат җиткерәбез. Власть органнары белән халык арасында арадашчы ролен дә үтибез.

Бәйрәм уңаеннан коллективыбызның һәр хезмәткәренә, ветераннарыбызга рәхмәт белдереп, саулык, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади уңышлар, оптимизм телибез.

Газета, сайт укучыларыбызга да рәхмәтебез барып ирешсен. Алар безнең хезмәтне бәяли беләләр, безнең язмаларны көтеп алалар. Киләчәктә дә элемтәләребез нык булсын, тормыш алга барсын, бүгенге хәл тизрәк җайлансын, газета укучылар аудиториясе тагын да киңәйсен, мәгълүмат чараларындаа күбрәк районыбыздагы сөенечле вакыйгалар турында гына язарга язсын.

Матбугат көне белән!

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев