Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Быел талпан тешләгән 26 чирмешәнлегә ярдәм күрсәтелгән

Быел, апрель-май айларында талпаннан зыян күргән 26 кеше район үзәк больницасына мөрәҗәгать иткән. 2019 ел дәвамында 63 кешене “урман бете” тешләгән.

Талпаннар язын һава температурасы 5-7 градуска кадәр җылынгач уяналар һәм  көзге суыкларга кадәр актив булалар. Талпан энцефалиты белән авыруның күп очрагы яз-җәй айларына туры килә.

Талпаннардан зыян күрмәс өчен киемнәрне, палаткаларны һәм башка әйберләрне химик чаралар белән эшкәртергә кирәклеген искәртәләр район үзәк больницасы табиблары. Шулай да талпан сезнең тәнегезгә утырган икән, аны үзең алу киңәш ителми, моның өчен якындагы медицина оешмасына барырга кирәк, әгәр ял көне булса, сезгә район үзәк больницасының кабул итү бүлегендә (приемный покой) ярдәм күрсәтәчәкләр.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев