Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районы хуҗалыкларында тиешле мәйданнарның 96 проценты чәчелде дә

Кичә 944 гектарда орлыклар җир куенына салынган, бу эшне тулаем 1600 гектарда гына башкарасы калган.

Чәчелгән 42 меңгә якын мәйданның 10 мең 718 гектары - сабан бодае, 13 мең гектары – арпа, 4441 гектары – солы. Көнбагыш 7 мең гектарга якын мәйдан били.

Барлык 43 мең 572 гектарның 15 мең 483 гектары “БИО АГРО” өлеше.

Чәчүлекләрнең 12 мең 832 гектары (25 процент) чүп үләннәренә каршы эшкәртелгән, 3397 гектарда (11 процент) корткычларга каршы препаратлар сиптерелгән. Әлеге эшләр “ЧИРМЕШӘН АГРО”да аеруча яхшы оештырылган, монда пар җирләрен дә эшкәртеп куйганнар.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев