19 апрель 2016 яңалыклары
-
Игътибар, һава торышы бозыла
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтә. 20 апрельгә каршы төндә һәм иртән томан төшәчәк, төнлә, шулай ук көндезге сәгатьләрдә яшен, көчле яңгыр булу ихтималы зур, диелә. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәя. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 5-10, көндез - 10-15 градус булачак. Чыганак: intertat.ru
-
Чирмешән районының мәшгульлек үзәге юбилеен билгеләп үтә
19 апрельдә районда хезмәт һәм мәшгульлек бюросы төзелүгә 25 ел була. Хезмәт биржасы Россиядә революциягә кадәр үк эшләгән. 30нчы елларда эшсезлек бетте дип, алар юкка чыга. 90нчы еллар башындагы сәяси, социаль-икътисади үзгәртеп корулар хезмәт базарына тискәре тәэсир итә һәм кабат хезмәт һәм мәшгульлек бюролары барлыкка килә. Үзәк ачылган елларда бездә...
-
Чирмешәндә чисталык рейдлары дәвам итә
Яңа Элмәле авылында Сергей Григорьев һәм Иске Элмәледән Татьяна Шерматоваларның йортлары янындагы тәртипкә, чисталык һәм матурлыкка таң калырлык. Административ комиссия членнары да рейдлар вакытында бу йортларны күреп сокланган. -Дөрестән дә, район үзәгендә дә тирә-ягы андый күркәм йортлар сирәк, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Шул ук рейд вакытында...
-
«Кара» тәрәзәләр: штраф 500 сум гына димә...
Штраф түлисе килмәгән машина хуҗалары үз автомобильләрендәге дәүләт номерларының чисталыгын һәрвакыт күзәтеп торырга тиеш. Татарстанлылар арасында машиналарының алгы тәрәзәсен каралтучы «артык кыю» затлар да әледән-әле очрап тора... Язгы һава торышы шактый алмашынучан булуы белән игътибарга лаек. Хәзер матур итеп кояш балкыса, берничә сәгатьтән көчле яңгыр башланырга мөмкин. Шуңа күрә машина...
-
Чирмешәндә террорчылыкка каршы чаралар турында сөйләштеләр
Террорчылыкка каршы район комиссиясе карарлары авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре тарафыннан катгый үтәлергә тиеш. Бәйрәмнәр вакытында аеруча уяу, җаваплы булу мөһим. Комиссиянең чираттагы утырышында әйтелгәнчә, бу өлкәдә аерым чаралар күрелә, аңлату эшләре алып барыла, лекцияләр укыла, очрашулар үткәрелә. Шөкер, дини учреждениеләрдә ниндидер радикаль төркемнәр, артык фикер каршылыклары юк....
-
Әтиебез офицер булды
Язмыш шулай итте, мин әтине бик начар беләм. Бүген, инде үзем дә олыгая башлагач, аны ничектер юксынып куям. Әтием - Габделхак Әфләтунов Әмирдә туган, Лашман мәктәбендә 10 класс белем алган. Сугышка алынганда аңа нибары 17 яшь була. Башта ул хәрби-авиация, аннары артиллерия училищеларында укый, сугышта взвод белән командалык итә, өлкән...