18 июль 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районында соңгы 4 елда 103 кече ферма оешкан
Республика программасы гамәлгә кергәч, 2015 елдан башлап, районда сөтчелек юнәләшендәге 103 кече ферма оешкан, бу эшкә 18,7 миллион сум акча алынган. Әлеге 103 шәхси хуҗалыкның 82 се кече ферма төзегән һәм 200 әр мең сум, ә 21 се микро-ферма төзеп, дәүләттән бирелгән 120 меңәр сум субсидияле булганнар.
-
Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 43 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде
17 июль көнне кичке тугызынчы яртыларда Акъяр-Чирмешән-Шентала юлының Имәнлек урманы белән Кармалка борылышы арасындагы юл участогында ВАЗ-2114 автомашинасы әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе, Чирмешәннән 43 яшьлек хатын-кыз, ни кызганыч, шунда ук җан биргән.
-
"Әккәрәй" җәмгыяте бөртеклеләр урагына җитди әзерләнә
Районда, “Серендеев Н.И.” хуҗалыгы базасында, Ивашкинода комбайнчылар слеты узды.
-
Яшәүчедә күмәк эшләрне ансатлаштырырга тырышалар
Яшәүчелеләр мәрхүм авылдашларына кабер казыганда инде ничә еллар электрдан эшли торган перфоратордан файдаланалар. Аны биш ел элек үк 34 мең сумга алган булганнар.
-
Яңа Элмәледә тагын бер өй туе көтелә
Яңа Элмәледә, мөгаен, киләсе елда тагын бер йортта өй туе уздырырлар. Әлегә аның стеналарын күтәрәләр.