Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Әккәрәй" җәмгыяте бөртеклеләр урагына җитди әзерләнә

Районда, “Серендеев Н.И.” хуҗалыгы базасында, Ивашкинода комбайнчылар слеты узды.

150 ләп кеше катнашкан бу чарада уракка әзерлек, техника һәм технологияләр, таләпләр, хезмәт куркынычсызлыгы, җир эшкәртү нечкәлекләре, хезмәткә түләү һәм башкалар турында сүз алып барылды.

Слетта “Макаров Г.Ф.”, “Серендеев Н.И.”, “Әккәрәй” һәм “Күтәмә АГРОфирмасы” җәмгыятьләре техникаларының әзерлеген дә бәяләделәр. Комиссия аеруча “Әккәрәй” җәмгыяте комбайннарының урып-җыюга әзерлекләрен яхшы дип тапты, аңа беренче урын, запас частьләр алу өчен акчага сертификат бирделәр. Күтәмәлеләр – икенче, “Серендеев Н.И.” хуҗалыгы  - өченче, “Макаров Г.Ф.” – дүртенче урыннарда.

Быел районда бөртеклеләр урагында 81 комбайн катнашырга тиеш, аларның күпчелеге төзек диярлек, кайберләренең эше байтак әле. Тулаем, чама белән 32 мең гектардан уңыш җыясы була. Бүген көзге чәчүгә дә җитди әзерләнү сорала.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X