Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яшәүчедә күмәк эшләрне ансатлаштырырга тырышалар

    Яшәүчелеләр мәрхүм  авылдашларына кабер казыганда инде ничә еллар  электрдан эшли торган перфоратордан файдаланалар. Аны биш ел элек үк 34 мең сумга алган булганнар.

    Авыл имамы Фаил Мортазин әйтүенчә, бу бигрәк тә кышын, җир туң вакытта эшне ансатлаштыра. Кечкенә авылда халык аз булганлыктан, кабер казу мәшәкатьләрендә бензопычкылары да - кирәкле корал.

    Реклама

    Сүз уңаеннан Яшәүчедә быел авыл зиратының бер ягын, 100 метр арадагы коймасын, калай рейкалар белән яңартып куйдылар. 

    Фото архивтан

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: