Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында соңгы 4 елда 103 кече ферма оешкан

    Республика программасы гамәлгә кергәч, 2015 елдан башлап, районда сөтчелек юнәләшендәге 103 кече ферма оешкан, бу эшкә 18,7 миллион сум акча алынган. Әлеге 103 шәхси хуҗалыкның 82 се кече ферма төзегән һәм 200 әр мең сум, ә 21 се микро-ферма төзеп, дәүләттән бирелгән 120 меңәр сум субсидияле булганнар.

    Бу хакта муниципаль район Советының кырык сигезенче утырышында әйтелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Әһлиуллин утырышның көн тәртибенә  куелган мәсьәлә – “Чирмешән муниципаль районы территориясендә авыл халкының эшчәнлек активлыгын күтәрү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү турында” чыгышында билгеләп үткәнчә, субсидиядән тыш, 2016 елдан соңгы чорда кече фермалар төзелешенә, бушлай керамзит блоклар, агач материалы, цемент алуга, җирле бюджеттан 4,4 миллион сум акча бирелгән. Товарлы һәм нәселле таналар алучыларга, 77 башка, 2015-2018 елларда республика бюджетыннан 1 миллион 140 мең сум акча бүленгән. Шул чорда район бюджетыннан 53 саву аппараты бәясе субсидияләнгән. Ә бу 954 мең сум акча дигән сүз. Шәхси хуҗалыкларга мал асрау чыгымнарын каплауның, булышуның башка формалары да күп.

    2018 елда райондагы шәхси хуҗалыклар 3,8 мең тонна сөт сатып, 76,3 миллион сум керем алганнар.

    Утырыш карарында киләчәктә дә эш башлаучы, үсеп килүче крестьян (фермер) һәм шәхси хуҗалыкларга, гаилә фермаларына бөтен яклап булышу, маллар санын күбәйтү, продукция җитештерүне арттыру, пай җирләре өчен вакытында түләүне тәэмин итү бурыч итеп куелды.

    Район объектларын 2019-2020 ел җылыту – ягу сезонына әзерләү барышы турында да конкрет сүз барды.

    -Объектлар, котельныйлар ягу сезонына сентябрь башына ук әзер булырга тиеш, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин, мәдәният, мәгариф, үзәк больница, коммуналь челтәрләр карамагындагы котельныйлар торышы хакында мәгълүмат белән танышкач.

    Реклама

    Бүгенге чыгышлардан аңлашылганча, кайбер котельныйларның казаннарын алыштырасы, биналарны ремонтлыйсы, түбәләрен төзәтәсе, документларны тәртипкә китерәсе бар икән.

    Боларны аңлашып һәм тизрәк эшләргә, средстволар табарга кирәк, җәй тиз уза.

    Депутатларны һәм утырышта катнашучыларны төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе – имтиханнар нәтиҗәләре белән дә таныштырдылар. Күпчелек мәктәпләрдә, кайбер предметлардан күрсәткечләр яхшырган, әмма тулаем республика күрсәткечләреннән калышабыз әле. Бу өлкәдә эшне анализларга, тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк, диелде.

    Утырышта муниципаль район Советының 2018 елның 13 декабрендә кабул ителгән район бюджетының 2019 һәм 2020, һәм 2021 еллар план чорына бюджеты турындагы 197 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде, шул уңайдан бюджетның керемнәр өлеше – 3 миллион 400 мең, ә чыгымнар өлеше 5 миллион 308 мең сумга арттырылды, аларның кайда җибәреләсе ачыкланды.

    Депутатлар Чирмешән муниципаль районының территориаль планлаштыру турында 2012 елның 11 декабрендә кабул ителгән 135 нче карарына да үзгәрешләр керттеләр, 2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына район бюджеты тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне физик затлар керем салымына чигерүләргә алмаштыруны килештерделәр , муниципаль милекне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына бирү тәртибе һәмшартлары белән бәйле мәсьәләне дә карадылар һәм карарлар чыгардылар. Чирмешән муниципаль районы җирле үзидарә органнарына гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе һәм сроклары турында Нигезләмә дә расланды, бу хакта Советның 2007 елның 16 мартында кабул ителгән 62 нче карары үз көчен югалтты дип табылды. 

    автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: