Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районындагы юл һәлакәтендә 43 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде

17 июль көнне кичке тугызынчы яртыларда Акъяр-Чирмешән-Шентала юлының Имәнлек урманы белән Кармалка борылышы арасындагы юл участогында ВАЗ-2114 автомашинасы әйләнеп каплана. Аның йөртүчесе, Чирмешәннән 43 яшьлек хатын-кыз, ни кызганыч, шунда ук җан биргән.

-Күрүчеләр әйтүенчә, бәлагә таручының машинасы әүвәл юлның уң як кырыен эләктерә, аннан кинәт каршы  якның юл читенә төшеп әйләнеп каплана. Кызу да барган, –ди районның ЮХИДИ бүлекчәсе баш дәүләт инспекторы Рәмис Шәкүров.

Күрәчәк, Наталия Шакированың ирен эштән, Кармалкадан каршы алырга баруы була. Аның ике баласы әнисез калды. Мәрхүмәнең гаиләсенә, якыннарына, туганнарына Ходай сабырлык, түземлек бирсен. Олы хәсрәт.

Рәмис Шәкүров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев