Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа Элмәледә тагын бер өй туе көтелә

    Яңа Элмәледә, мөгаен, киләсе елда тагын бер йортта өй туе уздырырлар. Әлегә аның стеналарын күтәрәләр.

    Наталья һәм Игорь Сергеевлар блоктан һәм кирпечтән төзелүче бу йортларының проектын инде күптән өлгерткәннәр, кайда нәрсә буласын килештергәннәр. Янкорма итеп, мунчаны да ерак түгел, шунда гына ясыйлар.

    -Моңа кадәр, бүгенге өебездә инде 10 ел торабыз, аны сатып алган идек. 1955 нче елгы шул, искерәк, - ди йорт хуҗасы Игорь Сергеев. –Төзелеш минем өчен якын , таныш өлкә – авылда, аеруча Чирмешәндә дистәләп йорт салып бирдек. Рәхмәт, бүген өч ир туганым, башка кардәшләр, дус-иш тә монда, стена күтәрергә булышалар.

    Сергеевларның яңа йортлары төзелешендә, өмәдә унбишләп кенә кеше бардыр. Берсе дә буш түгел: кемдер измә ясап тора, икенчеләр блок, кирпеч ташый, ком или. Озак ял итеп, вакыт уздырып тормыйлар – көне матур, моннан файдаланып калырга кирәк. “Бригада” стеналарны өч көндә күтәреп бетерергә бурыч куйган.

    Яңа Элмәледә йорт салучыларга өмә белән, туган-тумача актив булышу гадәткә кергән. Бу яктан чуваш халкы, гомумән, бик бердәм, ярдәмчел.

    Реклама

    Хуҗа кеше үзәктә – Игорь Алексеевич кирпеч өю остасы. Бик пөхтә, үлчәп, аккурат эшли. Хәер, монда “подсобниклар” – ярдәмчеләр дә универсаллар, күбесе кирпеч өя белән икән.

    Наталья Николаевнаның урыны, күп вакыты бүген кухняда үтә. Иртән өмәчеләрне бәрәңге, йомырка, тагын әллә нәрсәләрдән эчлекләр ясап, пирожкилар белән сыйлаган. Төшке ашка шулпа, салатлар өлгертә, кичкә икенче аш булачак. Ярдәмгә Яңа Элмәледә үк яшәүче сеңелесе дә килгән. Тумышлары белән Аксубай районының Иске Узи авылыннан алар. Өмәдә әниләренә дә эш чыгып тора.

    -Стена күтәрү өчен материаллар алуга гына да 200 мең сумлап акча тоттык, - диләр Сергеевлар. –Түбәгә средстволар җитми әле. Дәүләттән 1 миллион сум ярдәм вәгъдә итәләр, документлар да әзер, тик ул акчаларны алу, нишләптер, артык озакка сузыла. Авылга килгәч, район башлыгы да булышырга ышандырды. Көтәбез инде, ничек булыр.

    Йорт төзү, билгеле, мәшәкатьле, чыгымлы эш. Аның бит акча кирәк урыннары болай да күп. Шул ук Сергеевлар быел өч балаларын мәктәпкә укырга әзерлиләр.

    автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: