18 июль 2016 яңалыклары
-
Чирмешәндә һәм Иске Кадида бодай суктыралар
"Чирмешән АГРО"да узган атнада ук арыш ура башладылар. Дүшәмбе көнне исә ындыр табагына уҗым бодае төялгән тәүге олаулар да кайтты. Таяба ягындагы, базадан иң ерак участокларның берсендә берьюлы дүрт комбайн эшли. Күбесе 2-3 еллык техникаларны тәҗрибәле механизаторлар иярли. Алты комбайнчы Иске Котыштан. Әле ниндиләре! Николай Куркин һәм Михаил Фадеев дистә...
-
Чирмешән яшьләре балаларга булышалар (ФОТО)
Чирмешәннең актив яшьләре июль башында "Балаларга бергәләп булышабыз" исеме астында акция оештырдылар. Бу яшьләр бер атна дәвамында махсус билгеләнгән урында киемнәр, уенчыклар, акча җыйганнар. Чирмешәнлеләр бу акциядә бик актив катнашты. Беренче көнне үк 26 мең сум акча, бик күп кием һәм уенчыклар җыелган, бу акчаларга азык-төлек, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганнар....
-
Чирмешән районында бурычлыларны кызганмаячаклар
Республика бюджетына салымнар буенча бурычлар күп. Президент Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә эшне активлаштырырга, салым түләмәүчеләр белән кырысрак булырга өндәде. Безнең районда хәл алай чаң сугарлык түгел-түгелен. Шулай да 1 июльгә барлыгы 2 миллион да 702 мең сум салым әҗәтләре - "недоимка" исәпләнә. Иң күп бурыч "ҮтәмешАГРО"ныкы - 926 мең сум....
-
Осталар да очко югалта
Чирмешәнле Рафаэль Сөләйманов районда иң көчле шахматчыларның берсе Самат Ризвановны да отып, мөселман Сабан туенда җиңүче булды. Егермеләп ир-егет катнашкан бәйгенең 1-6 класста укучы осталардан Айнур Әһлиуллин, 7-11 класстагылардан Айдар Могыйзов беренче урында. Әлеге шахматчылар Чирмешән лицеенда белем ала. -"Хуш, Рамазан!" исемле бу бәйрәмдә Казаннан, Нурлаттан, Аксубайдан да килүчеләр бар...
-
Чирмешән районында тагын бозау урлаганнар
01Үткән атнада район территориясендә ут чыгу очраклары булмаган. Хәбәр 135нче янгын частеннан алынды. 02Чирмешән полиция бүлекчәсе кизү частена бер атнада 35 хәбәр кергән. Чирмешәннең Мәктәп урамында 1992 елгы егет ВАЗ-21124 машинасы руле артында полиция хезмәткәрләренең законлы таләбенә буйсынмаган өчен, җаваплылыкка тартыла. "Күтәмә АГРО фирмасы" җәмгыяте фермасыннан 6 айлык бозау урлаганнар....
-
Лашман бакчачысының абрикослары өлгергән дә
Лашманда яшәүче һәвәскәр бакчачы Рөстәм Галимов абрикоска хәтле үстерә. Алар өлгергән дә. Бу җимеш агачын - үсентесен Интернет аша заказ биреп, Красноярскидан кайтарттым. Инде икенче ел уңыш бирә. Чиләбедән алынган өч төп абрикос ботаклары да тамыр җибәрде. Аларны, як-якка киңәеп, метр ярым биеклектә генә үсә торганнарны , янә ике урынга...