16 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Күзең төшсә үги кызыңа... (булган хәл)
Вакыйга Апас районының бер авылында, узган елның февраль аенда була. Ул көнне шәхси эшмәкәрдә шофер булып эшләүче 42 яшьлек Илдар Зиннәтов машина ачкычларын хуҗасына тапшырып кайта. Эшсез калуны күршедәге адашы белән шәпләп "юалар" болар. Әмма хәмер генә ирнең эч пошуын басмый. Кичке якта лаякыл исерек килеш өенә кайтып керә ул....
-
Чирмешән районында референдум узачак
Бу атна якшәмбесендә, 19 ноябрьдә районның барлык авыл җирлекләрендә референдум узачак. Әлеге референдум гражданнардан үзсалым акчаларын җыю һәм аларны куллану мәсьәләсе буенча. Үзсалым акчасының күләме төрле җирлектә төрлечә. Бу һәм республикадан аңа кушып биреләчәк средстволарны куллану объектлары да төрле. Күпчелек җирлекләрдә үзсалым акчаларын урам яктырткычларын монтажлауга, куюга, ремонтлауга, куллану чыгымнарын...
-
Кемгә Чирмешәндә яктырткыч комачаулаган?
Чирмешән үзәгендә үзгәртеп корылучы Яшьләр мәйданчыгында яңа куелган яктырткычны ватканнар, каерып алмакчы булганнар. Бер чүп савытын урлап ук киткәннәр. Шундый халык инде без - үзебез өчен, зур акчалар тотып ясалучы байлыкны, матурлыкны юкка чыгарудан да тартынмыйбыз. Ул яктырткычлар югыйсә кемгә комачаулый?! Мәйданчыкта инде берничә ай зур төзелеш бара: җиргә брусчатка...
-
Полковник Мостафин – Россиянең атказанган хезмәткәре
Якташыбыз - Бәркәтәдә туган, бүген Балык Бистәсендә Россия ЭММның шул район бүлекчәсен җитәкләүче Наил Мостафин "Россия Федерациясе эчке эшләр органнарының атказанган сотруднигы" мактаулы исеменә лаек булды. Бу хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйган. Указда күрсәтелгәнчә, Наил Фоат улына бу исем "хезмәт бурычын үткәндә батырлыгы һәм үз-үзен аямавы, законлылык...
-
Чирмешәндәге күпфатирлы йорт тирәсе чүплеккә әйләнгән
Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлар вакытында, кайбер авыл җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсендәге тәртипсезлекләргә тап булганнар. Изге урыннарны чүп үләннәре басып киткән, Бөек Җиңү көне уңаеннан куелган веноклар да тәртипсез рәвештә аунап ята. Иске Элмәле авылында гомум кулланудагы территорияләрдә тәртипсезлек, авыл читентәге ерганакка...
-
Чирмешәндәге вал буенда хатын-кыз мәете табылган
15 ноябрь көнне көндезге сәгать икеләрдә район полиция бүлекчәсенә Чирмешәннән Чегодайга таба бара торган юл кырыенда, май-сыр заводы яныннан ерак түгел урында, хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр керә. Җирдә ятучы хатын-кыз гәүдәсен мәктәптән кайтып баручы укучы күргән. Ул югалып калмый, шуннан узып баручы хатын-кызны туктата да һәм полициягә шалтыратуын сорый....
-
Чирмешән районыннан ике комбайнчы грант алдылар
"Әккәрәй" һәм "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләре комбайнчылары Сергей Ефремов һәм Айрат Хөсәенов республика Президентының махсус грантларына ия булдылар. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында узган зур тантанада "Иң яхшы комбайнчы" республика бәйгесенә йомгак ясалды, бирегә чакырылган 200 механизаторга 100әр мең сум премия бирелде, җиңүчеләр арасында безнең якташлар...