Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районыннан ике комбайнчы грант алдылар

"Әккәрәй" һәм "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләре комбайнчылары Сергей Ефремов һәм Айрат Хөсәенов республика Президентының махсус грантларына ия булдылар. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында узган зур тантанада "Иң яхшы комбайнчы" республика бәйгесенә йомгак ясалды, бирегә чакырылган 200 механизаторга 100әр мең сум премия бирелде, җиңүчеләр арасында безнең якташлар...

"Әккәрәй" һәм "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыятьләре комбайнчылары Сергей Ефремов һәм Айрат Хөсәенов республика Президентының махсус грантларына ия булдылар.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгында узган зур тантанада "Иң яхшы комбайнчы" республика бәйгесенә йомгак ясалды, бирегә чакырылган 200 механизаторга 100әр мең сум премия бирелде, җиңүчеләр арасында безнең якташлар да бар. Конкурста ашлык җыю комбайннарында һәм үзйөрешле чапкычларда эшләүче механизаторлар катнашкан. Җиңүчеләрне, техниканың җитештерүчәнлегенә карап, дүрт төркемдә билгеләгәннәр.

11 еллык "Енисей" комбайнында эшләүче "Әккәрәй" җәмгыяте механизаторы Сергей Ефремов быел 1402 тонна икмәк суктырган. Әле беренче сезон гына комбайн егерләгән яшь механизатор урак вакытында сынатмаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Нурлат техникумы филиалын тәмамлаган якташыбыз, өч ел армиядә (ике елын контракт буенча) хезмәт итеп кайта һәм быел җәмгыятькә эшкә урнаша.

-Безнең хуҗалыкта урып-җыю эшләрендә ике комбайн катнашты, - ди Сергей.- Бәйгедә җиңү яулармын дип уйламадым, үз эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырыштым. Хуҗалыкта ай саен хезмәт хакын биреп баралар, мондый премия алу да эшкә дәрт өсти.

Бу көннәрдә Сергей Ефремов комбайны белән көнбагаш ура.

"ЧИРМЕШӘНАГРО" хуҗалыгы механизаторы Айрат Хөсәенов инде тәҗрибәле механизатор дип була. "Тукано" комбайнында ул өч ел рәттән уракта катнаша һәм ел саен алдынгылар сафында. Быел 3448 тонна бөртек суктырган һәм шулай ук республиканың иң яхшы комбайнчылар исемлегенә эләккән.

-Быел көннәр матур торды, уңыш та яхшы булды, эш өчен барлык шартлар тудырылган иде. Хуҗалык җитәкчесе дә эшләгәнне күрә белә, хезмәт хакын алып торабыз, -ди Айрат.- Урак башланганда хуҗалык җитәкчесе бу бәйге турында хәбәр бирде. Механизатор эше җиңел түгел бит, шуңа күрә комбайнчылар хезмәтен шулай югары бәяләү аның дәрәҗәсен күтәрә, югары күрсәткечләргә ирешү өчен стимул булып тора. Быел премия алу бәхете миңа да елмайды. Рәхмәт. Киләсе елларда аңа бәлки башкалар ирешер.

Фото с agro.tatarstan.ru

Безнең сайтта укыгыз:

Әтием ирем булды (булган хәл)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы грант алдылар ике комбайнчы Чирмешән районыннан