Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге күпфатирлы йорт тирәсе чүплеккә әйләнгән

Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлар вакытында, кайбер авыл җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсендәге тәртипсезлекләргә тап булганнар. Изге урыннарны чүп үләннәре басып киткән, Бөек Җиңү көне уңаеннан куелган веноклар да тәртипсез рәвештә аунап ята. Иске Элмәле авылында гомум кулланудагы территорияләрдә тәртипсезлек, авыл читентәге ерганакка...

Район башкарма комитетының административ комиссиясе рейдлар вакытында, кайбер авыл җирлекләрендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсендәге тәртипсезлекләргә тап булганнар. Изге урыннарны чүп үләннәре басып киткән, Бөек Җиңү көне уңаеннан куелган веноклар да тәртипсез рәвештә аунап ята.


Иске Элмәле авылында гомум кулланудагы территорияләрдә тәртипсезлек, авыл читентәге ерганакка каяндыр киселгән агачлар китереп аударганнар, чишмәгә төшү юлында да чүп-чар аунап ята.

-Яңа Элмәледә асфальтланган, таш түшәлгән урамнар юк, шулай да авыл нык чистарган, йорт тирәләрендә тәртип. Үткән ел бу авылда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен биш гражданга карата беркетмә төзелгән иде, - ди административ комиссия секретаре Татьяна Якимова. - Туймәт авылында буш йортлар проблемасын хәл итә башлаганнар. Кайберләренең хуҗаларын табып, андый йортлар тирәсен профнастил белән тотып алганнар. Соңгы рейд вакытында бу авылда бер хуҗага карата беркетмә төзедек, ул йортындагы пычракны бакча башындагы елга буена гына илтеп аударган.

Комиссия членнары Чирмешәннең Татарстан урамындагы күпфатирлы йортлары тирәсендәге хәлне күреп тә хәйран калган. Биредә яшәүчеләр гаражлары артындагы мәйданчыкны чын мәгънәсендә чүплеккә әйләндергәннәр. Монда төзелеш калдыкларыннан алып иске диванга кадәр бар. Инде мондагы чүпне җыештыруга авыл җирлеге Советы алынган. Район үзәгендәге башка күпфатирлы йортлар тирәсе дә мактанырлык түгел.

-Соңгы вакытларда административ комиссиягә шәхси хуҗалык малларының кырларны таптап йөрүләре турында шикаятьләр еш керә. Әйтик, Керкәле авылында берәүнең 30лап баш сарыгы хуҗалык кырларына зыян салган, әлеге мал хуҗасына бу эше өчен җавап бирергә туры киләчәк, аңа карата беркетмә төзедек, - ди Татьяна Алексеевна. - Чирмешәндә дә мондый проблема бар, кәҗә-сарыклар бакчаларга кереп зыян салып йөри.

Татьяна Якимова фотолары

Безнең сайтта укыгыз:

Чирмешән районыннан ике комбайнчы грант алдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешәндәге әйләнгән чүплеккә йорт тирәсе күпфатирлы