Кемгә Чирмешәндә яктырткыч комачаулаган?
Чирмешән үзәгендә үзгәртеп корылучы Яшьләр мәйданчыгында яңа куелган яктырткычны ватканнар, каерып алмакчы булганнар. Бер чүп савытын урлап ук киткәннәр. Шундый халык инде без - үзебез өчен, зур акчалар тотып ясалучы байлыкны, матурлыкны юкка чыгарудан да тартынмыйбыз. Ул яктырткычлар югыйсә кемгә комачаулый?! Мәйданчыкта инде берничә ай зур төзелеш бара: җиргә брусчатка...
Чирмешән үзәгендә үзгәртеп корылучы Яшьләр мәйданчыгында яңа куелган яктырткычны ватканнар, каерып алмакчы булганнар. Бер чүп савытын урлап ук киткәннәр.
Шундый халык инде без - үзебез өчен, зур акчалар тотып ясалучы байлыкны, матурлыкны юкка чыгарудан да тартынмыйбыз. Ул яктырткычлар югыйсә кемгә комачаулый?!
Мәйданчыкта инде берничә ай зур төзелеш бара: җиргә брусчатка җәяләр, амфитеатр-сәхнә, балалар мәйданчыгы ясадылар, утыргычлар, яктырткычлар куйдылар, декоратив койма бастырдылар, агач үсентеләре утырттылар. Биредә чәчәкләр үстерү өчен дә урын бар. Кыскасы, планлаган эш күләме бик аз калды.
Булганның, барның кадерен белсәк иде.
Автор фотолары
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев