Чирмешәндәге вал буенда хатын-кыз мәете табылган
15 ноябрь көнне көндезге сәгать икеләрдә район полиция бүлекчәсенә Чирмешәннән Чегодайга таба бара торган юл кырыенда, май-сыр заводы яныннан ерак түгел урында, хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр керә. Җирдә ятучы хатын-кыз гәүдәсен мәктәптән кайтып баручы укучы күргән. Ул югалып калмый, шуннан узып баручы хатын-кызны туктата да һәм полициягә шалтыратуын сорый....
15 ноябрь көнне көндезге сәгать икеләрдә район полиция бүлекчәсенә Чирмешәннән Чегодайга таба бара торган юл кырыенда, май-сыр заводы яныннан ерак түгел урында, хатын-кыз мәете табылуы турында хәбәр керә.
Җирдә ятучы хатын-кыз гәүдәсен мәктәптән кайтып баручы укучы күргән. Ул югалып калмый, шуннан узып баручы хатын-кызны туктата да һәм полициягә шалтыратуын сорый.
Полиция бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 1977нче елгы хатын-кыз (ул Югары Чегодайныкы) район больницасыннан, дәва ала торган урыныннан, беркемгә дә әйтмичә чыгып китә. Кызганыч, юлда вафат була. Хәзер тикшерү бара, аның үлеменең сәбәбен суд-медицина экспертизасы ачыклаячак.
Кадыйр Гомәров фотосы
Безнең сайтта укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев