16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Чирмешән районында мәктәпләрне тикшерәләр
Чирмешән районы мәктәпләрендә ничек укыталар? Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Күзәтчелек итү һәм контрольлек департаменты бездә планлы тикшерү уздыра. Алар район мәгариф системасын начар "кызыл зона"дан чыгарырга да ярдәм итәчәк. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова аңлатуынча, мондый тикшерүләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Комиссия көтмәгәндә килеп төшмәгән. Аның...
-
Чирмешән районында шикәр чөгендере заводларга озатылган
Быел районда шикәр чөгендере 1473 гектарда чәчелгән иде. Татлы тамырны өч хуҗалыкта үстергәннәр. Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, инвесторларда, "Лениногорск Агрофирмасында" 903 гектардан 28896 тонна шикәр чөгендере җыеп алынган (гектардан уртача уңышы 320 центнер). "Чирмешән АГРО" җәмгыятендә бу культура 520 гектар мәйданны биләп, биредә 17420...
-
Чирмешәндә юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алалар
14 - 20 ноябрь көннәрендә районда, Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан, социаль акция уза. Бу уңайдан ЮХИДИ инспекторлары уку йотларында очрашулар оештыралар, юлларда сак булырга, юл кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген искәртәләр, видеороликлар күрсәтәләр.
-
Чирмешән районында 20 ноябрьдә референдум узачак
Киләсе якшәмбе көнне район сайлаучылары үзсалым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумда тавыш бирү өчен сайлау участокларына җыелачак. Тавыш бирү 34 участокта сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Бүгенгә район сайлаучылары исемлекләрендә 15058 кеше, әлегә аларга төгәллекләр кертелә. Сайлау участогына паспорт...
-
Чирмешән полициясе угрылык кылып йөрүче җинаятьчел төркемне тоткарлаган
Район үзәгендә яшәүче 22, 23 яшьлек өч ир туган (бертуган һәм икетуган балалары) сентябрьдән алып ноябрь ае башларына чаклы райондагы күмәк хуҗалыкларда угрылык кылып йөргән. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, гаепләнүчеләр электр двигательләре, аккумуляторлар, кабельләр урлап сатканнар. Әле ноябрь башында гына алар машина белән Түбән Кәминкә авылына барып, анда "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыяте...
-
Утыз Имәннән 90 яшьлек Зәйнәп әби газетаны күзлек кимичә укый (+ФОТО)
Утыз Имән авылында гомер итүче Зәйнәп әби Вилданова туган көнен - 90 яшьлек юбилеен аяк өстендә каршы алды дип була. Юбилярның гомер бәйрәменә килүчеләр күп булган. Ял көннәрендә балалары, оныклары кайткан, икенче көнне район хакимиятеннән, социаль яклау үзәгеннән һәм авыл җирлеге Советыннан котлаулар ирештерделәр. Россия Президентының котлавын, район җитәкчесенең бүләкләрен...