Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәннән 90 яшьлек Зәйнәп әби газетаны күзлек кимичә укый (+ФОТО)

Утыз Имән авылында гомер итүче Зәйнәп әби Вилданова туган көнен - 90 яшьлек юбилеен аяк өстендә каршы алды дип була. Юбилярның гомер бәйрәменә килүчеләр күп булган. Ял көннәрендә балалары, оныклары кайткан, икенче көнне район хакимиятеннән, социаль яклау үзәгеннән һәм авыл җирлеге Советыннан котлаулар ирештерделәр. Россия Президентының котлавын, район җитәкчесенең бүләкләрен...

Утыз Имән авылында гомер итүче Зәйнәп әби Вилданова туган көнен - 90 яшьлек юбилеен аяк өстендә каршы алды дип була.

Юбилярның гомер бәйрәменә килүчеләр күп булган. Ял көннәрендә балалары, оныклары кайткан, икенче көнне район хакимиятеннән, социаль яклау үзәгеннән һәм авыл җирлеге Советыннан котлаулар ирештерделәр. Россия Президентының котлавын, район җитәкчесенең бүләкләрен тапшырдылар.
-Әни иртән үк җыенып куйды инде, кайчан киләләр соң дип, сезне түземсезләнеп көтте, - дип каршы алды безне әбинең килене Рәмзия. Зәйнәп әби төпчек улы Әнәс, килене Рәмзия тәрбиясендә яши.
Аллага шөкер, әбинең исәнлеге зарланырлык түгел, аягында нык басып йөреп тора, күзләре яхшы күрә, дөрес, колаклары бераз начар ишетә башлаган. Хәтере дә яхшы.
-Әти сугышка киткәндә алты бала калдык, - ди Иске Кади авылында туып үскән Зәйнәп әби. - Мина 15 яшь тулган гына иде. Күрдек инде нужаны.
Ул үзе дә сүз саен "Аллага шөкер", дип өсти. Бүгенге тормышына да шөкрана кылып яши. 41 яшендә Зәйнәп апа дүрт бала (зурысына 11, төпчеккә 3 яшь була) белән тол калып, Утыз Имәндә яшәүче Хәйдарга кияүгә чыга. Алар 41 ел бергә гомер итәләр, дүрт баланы аякка бастыралар. Бүген инде аларның үз гаиләләре, балалары, оныклары бар. Алар барысы да Зәйнәп әбине якын күрәләр, яраталар, хөрмәт итәләр.
-Шул яшенә җитеп, әнинең бер тапкыр да больницка барганы булмады, - ди улы Әнәс. - Әлегә кадәр өйдә барын да эшләп торды. Быел гына бакчага чыкмыйча калгандыр. Әле хәзер дә тик утырырга яратмый, бәйләргә ярата.
Зәйнәп әби район яңалыкларыннан да хәбәрдар, район газетасын да беренче булып укып чыга икән, күзлек тә киеп тормый.
Безне дә ул ишек төбенә кадәр, рәхмәтләр әйтеп, үзе озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фотографии Утыз Имән авылы Вилданова 90 яшьлек юбилей