Белеп торыгыз

Чирмешән районында мәктәпләрне тикшерәләр

Чирмешән районы мәктәпләрендә ничек укыталар? Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Күзәтчелек итү һәм контрольлек департаменты бездә планлы тикшерү уздыра. Алар район мәгариф системасын начар "кызыл зона"дан чыгарырга да ярдәм итәчәк. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова аңлатуынча, мондый тикшерүләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Комиссия көтмәгәндә килеп төшмәгән. Аның...

Чирмешән районы мәктәпләрендә ничек укыталар? Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгының Күзәтчелек итү һәм контрольлек департаменты бездә планлы тикшерү уздыра. Алар район мәгариф системасын начар "кызыл зона"дан чыгарырга да ярдәм итәчәк.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова аңлатуынча, мондый тикшерүләр биш елга бер тапкыр уздырыла. Комиссия көтмәгәндә килеп төшмәгән. Аның аерым графигы бар һәм бу хакта укытучылар хәбәрдар иде. Ниләр тикшерелүен, ниләр таләп ителүе хакында да мәктәп директорларына, балалар бакчалары мөдирләренә алдан ук аңлатканнар.
-Комиссия районның барлык 26 мәктәбендә булачак, балалар бакчалары эшчәнлеге белән дә танышачак. Департамент вәкилләреннән тыш, тикшерүгә башка район, шәһәрләрдән укытучылар-экспертлар җәлеп ителгән. Коллегалар бездә бер атна эшли. Алар киткәч, районга лицензия һәм мәгариф системасында сыйфат бүлекләре белгечләре килергә тиеш.
Тикшерүчеләр безнең мәгарифнең "кызыл зона"да булу сәбәпләрен анализлап, өйрәнеп, аннан чыгу юлларын киңәш итәчәк.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы Мәктәпләр тикшерүчеләр

Нет комментариев